Сельское хозяйство

Агросәнәгать комплексы предприятиеләрендә

Продукция җитештерүгә үз өлешләрен кертәләр

 Күп еллар элек XXII партсъезд ис. кооператив районда үзенең дуңгызчылык комплексы белән дан тота иде. Әмма төрле үзгәртеп корулар аркасында эшне оештыра алмагач, 2001 елдан эшчәнлеген “Башкирский бекон” җәмгыяте составында башлый.

Бүген “Башкирский бекон” җәмгыятенең Илеш бүлекчәсе - районда дуңгызчылык белән шөгыльләнүче бердәнбер эре предприятие. Бүлекчәгә килгәч биредәге тәртипләрнең катгыйлыгына исебез китте: комплекс эченә бер генә чит кешене дә кертмиләр, ә хезмәткәрләр эш урынына кергәндә дә, чыкканда да санитар пропуск аша үтә. Аларга бары тик махсус киемнәрдә генә эшләргә рөхсәт ителә. Тагын бер шарт: хезмәткәрләрнең берсе дә шәхси хуҗалыгында дуңгыз тотарга тиеш түгел. “Бүгенге көндә дә терлекчеләрнең һәркайсыннан әлеге биокуркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәвен таләп итәбез. Дуңгызлар янына бернинди инфекция үтеп керергә тиеш түгел”, – ди комплекс директоры Иршат Гатауллин.

Бүген биредә 9987 баш дуңгыз исәпләнә. 8 айда 12604 баш яшь үрчем алынган. Дуңгызларны ашату-эчерү, асларын чистарту, тораклардагы температура режимын көйләү кебек чараларның барысы да контрольдә тотыла.

Яңа туган дуңгыз балалары бер ай дәвамында әниләре сөтен имәләр һәм бергә асралалар. Аннан катнашазык бирә башлыйлар һәм 1 айдан 2 айга, 2 айдан 4 айга кадәр үстерү участогында ике төркемгә бүленеп тәрбияләнәләр. Арытаба маллар симертү участогына күчерелә. Шулай ук комплексның үрчем алу участогында буаз-буаз булмаган һәм ана дуңгызлар аерым асрала. Һәр участокның, һәр төркемнең ашату схемасы төзелгән һәм операторлар эшләрен шул нигездә оештыра. Төрле витаминнар белән баетылган катнаш-азыкны Омск шәһәреннән кайтаралар. Нәтиҗәсе участокларның тәүлеклек артымнарында күренә. Әйтик, дуңгызларны балалату участогында ул – 208, үстерү участогында – 394, симертү участогында 717 грамм тәшкил итә. 

Комплекс буенча 8 айда 12394 ц ит җитештерелеп (узган ел белән чагыштырганда 114 проц.), аның 11016 ц (тереләй авырлыкта - 103 проц.) реа-лизацияләнгән. Нигездә, һәр мал 110 килограммга җиткереп озатыла. Бу җәһәттән җәмгыятьтә тулысынча малларны ясалма орлыкландыру оештырылуы да уңай нәтиҗә бирә. Вадим Нигъмәтуллин, Гөлнәзирә Кәлимуллина, Зифа Сабирова һәм Фәһүә Басыйрова кебек малларны ясалма орлыкландыру техниклары үз вазифа бурычларына үтә дә җаваплы карый. Малларның сәламәтлеген баш ветврач Рәфит Ахунов һәм ветеринария операторлары даими контрольдә тота.

Хезмәткәрләрнең күпчелеге бире-дә комплекс ачылган көннән бирле эшли. Һәркемнең – үз хезмәт урыны һәм  аларның һәркайсы бурычын ничек үтәргә икәнлеген яхшы белә. Эш көне иртәнге сәгать 8дән кичке 17.20 сәгатькә кадәр дәвам итә. 2 сәгать төшке аш вакытында өйләренә кайтып йөриләр. Моның өчен предприятиенең автобусы бар.

Иң мөһиме, җәмгыять үзенең хезмәткәрләре хакында даими хәстәрлек күрә, чәмләнеп эшләргә шартлар тудыра. Комплекста хез-мәт нәтиҗәсен бәяләү системасы кертелгән һәм аның нигезендә алдынгылар бүләкләнә. Әйтик, квартал саен “Башкирский бекон” җәмгыяте бүлекчәдән өч кешегә бер айлык хезмәт хакы күләмендә премия бирә. Димәк, тырышып эшләгәндә, бер айда ике айлык хезмәт хакы алу мөмкинлеге бар.

Альберт Мөхәммәтҗанов,

район авыл хуҗалыгы идарәсенең баш зоотехнигы.

Гөлшат Гәрәева,

“Маяк”ның махсус хәбәрчесе.