Сельское хозяйство

Оператив киңәшмәләрдә

Җентекле анализ ясалды

Районның агросәнәгать комплексы предприятиеләре, крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре катнашлыгындагы чираттагы оператив киңәшмә М.Горький ис. кооператив базасында үтте.

Киңәшмәдә катнашучылар тәүдә Кадер, Сеңрән товарлыклы-сөтчелек фермалары торышы белән танышты. Әйткәндәй, биредә, елдагыча, мал торакларын ремонтлау эше уңышлы башкарылып, җәйләүдән терлекләр кайтуга аларны әзерләү тулы куәтенә бара. Хуҗалык Бакалы районы чигендә урнашып, Илеш йөзен билгели, һәр-вакыт терлекчелектә дә, басучылыкта да яхшы күрсәткечләргә ирешә. Биредә 1222 баш мөгезле эре терлек асрала. Кышкы чорда маллардан югары продукция алу өчен ныклы азык базасы булдыру белән беррәттән, торакларны да әзерләү мөһим. Бу җәһәттән  кооператив тарафыннан, елдагыча, агымдагы ремонт эшләре уңышлы гына башкарылган. Монда торакларда тиешле микроклимат тудырырдай таләпләргә җавап бирерлек чаралар - төгәлләнү алдында.  Ел саен ремонт үз югарылыгында оештырылып, малны саклау буенча нәтиҗәле эш алып барыла. Агымдагы елда исә ике бригада төзелеп, алар тарафыннан күләмле эшләр башкарылган - сыер торакларында түбәләр, ике бозау торагында идәннәр алыштырылган, яңа тирес түгү транспортерлары кайтарылган. Бүгенге көнгә барлыгы 10 млн. сумлык ремонт ясалган.

Хуҗалык буенча басу эшләре, нигездә, тәмамланып, җир сөрүне төгәллисе калган. Кышлату чорына һәр шартлы баш малга 27,4 цент. исәбеннән сусыл һәм тупас азык хәзерләнгән. Кукуруздан силос салу тәмамланып килә. 

Киңәшмә арытаба Сеңрән авыл мәдәният йортында дәвам итеп, район авыл хуҗалыгы идарәсенең баш зоотехнигы Альберт  Мөхәммәтҗанов  терлекчелек тармагында агымдагы елның 8 айлык эш йомгаклары белән таныш-тырды. Ел башыннан район буенча 27  мең  981 цент. ит җитештерелгән (узган елның шул ук чорына карата 116 проц.). Маллардан уртача 495 грамм тәүлеклек артым алынып, ул узган ел белән чагыштырганда 18 граммга азрак тәшкил итә. Бу тармакта яхшы гына күрсәткечләргә ирешкән хуҗалыклар рәтендә  килгән Г.Гайнетдинов КФХсы – 1032, “Сигнал” производство участогы -661,  “Үзәк МТС” ДУАХПның Илеш филиалы- 595, “Мир” кооперативы -588 , “Урал” җәмгыяте - 579, “Урожай” ширкәте - 536, “Илеш МТС” җәмгыяте 533 грамм  тәүлеклек артым алган. Шул  ук вакытта “Үрмәт” һәм “Игенче” производство участокларында бу күрсәткеч түбән булып кала.

Шулай ук мал реализацияләү буенча да күрсәткечләргә анализ ясалып,  бүгенге көнгә район буенча уртача 391 кг тереләй авырлыкта  3237 баш мөгезле эре терлек реализацияләнгән. Нигездә, барлык хуҗалыклар яхшы гына авырлыктагы маллар тапшыра.  Әмма 86нчы һөнәри лицейның уку хуҗалыгында, “Игенче”, “Манчар” производство участокларында аларның авырлыгы 340-300 килограммнан артмый.

Хуҗалыкларда 10 мең 477 баш дуңгыз, 734 ат, 12500 баш каз исәпләнә. Дуңгызчылыкта отчет чорында 120905 ц (114 проц.) ит җитештерелде һәм айлык артымның күтәрелүе сизелә, ягъни август аенда ул 1521 ц булып, һәр малдан тәүлеклек артым 604 гр. тәшкил итә.

Агымдагы елның 8 аенда 5826 баш бозау алынган. 100 баш сыерга 59 бозау туры килә. Шуның 881 башының үлеменә юл куелган. Дуңгызлар 12 мең 685 баш алынып, 2753 башы югалтылган. Иң түбән күрсәткечләр “Илеш-Агро” җәмгыятенең производство участокларында күзәтелә. Әйткәндәй, 100 сыерга “Игенче”дә - 26, “Манчар”да – 35, “Искра”да  -45, “Үрмәт”тә - 47, “Правда”да  нибары 37 баш бозау алынган.

Район буенча 22956 баш мөгезле эре терлек асралып, шул исәптән 8041 баш сыер малы бар. Узган айда савым сыерлары 7990 баш булса, бу айда ул сан 51гә артты.

Отчет чорында район буенча 194 мең ц сөт җитештерелеп, 181 мең центнеры реализацияләнгән. ул узган елның шул ук чорына карата 111  проц. тәшкил итә. Бу җәһәттән иң күп продукцияне “Урал” – 19 мең 850 цент. (121 проц.), “Урожай” – 18 мең 720 цент. (135), Куйбышев ис. – 15 мең 354 цент. (112), М.Горький ис. – 12 мең 289 цент (136), М.Гәрәев ис. - 11 мең 850 цент. (136)  хуҗалыклар, Г.Гайнетдиновның крестьян-фермер хуҗалыгы 9921ц (211) реализацияләгән. Шул ук вакытта “Илеш-Агро” җәмгыятенең производство участокларында сөт җитештерүдә артка чигенү күзәтелә. Аларда артым алу да, сыерларның баш саны да аз булып кала.

Баш зоотехник һәр хуҗалыкта таналарны аерым төркемнәргә бүлеп савуны оештыруга, малларны ясалма орлыкландыруга, электрон төрдә отчетлар тапшыруга, фермалар ремонтын тизләтүгә, рационны азык өстәмәләре белән баланслауга, яшел масса бирүгә игътибарны юнәлтергә кирәклеген билгеләде, гомумән, терлекчелек тармагына җентекле анализ ясап, электрон таблицаларда чагылдырылган күрсәткечләр белән чыгышын тулыландырды.

Арытаба район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Илгизәр Хәмидул-лин терлекчелек һәм басучылык тармагында эшләр торышына анализ ясады, уңышларны һәм кимчелекләрне билгеләде. “Илеш ветеринария станциясе” ДБУ начальнигы урынбасары Илсөяр Әюпова терлекләрдәге чирләр, хуҗалыклар буенча үткәрелгән анализ белән таныштырды. Район авыл хуҗалыгы идарәсенең баш агрономы Сергей Пискарев басучылык тармагындагы соңгы кыр эшләре барышы буенча чыгыш ясады.

Оператив киңәшмәне муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин алып барды, һәр каралган мәсьәлә буенча үзенең фикер-тәкъдимнәрен белдерде. Тәнкыйть утына тотылган хуҗалык җитәкчеләренең һәм белгечләренең аңлатма-информацияләре тыңланды.

Традиция нигезендә терлекчелек тармагында уңышка ирешкән хуҗалыклар һәм бер төркем хезмәт алдынгылары бүләкләнде.

Сигез айлык эш нәтиҗәләре буенча күчмә кубок Гыйлемҗан Гайнетдиновның керстьян-фермер хуҗалыгына бирел-сә, муниципаль район хакимиятенең II дәрәҗә Дипломына – “Урожай” ширкәте, III дәрәҗәдәгесенә “Урал” җәмгыяте лаек булды. Ә артта калучы хуҗалыкка тапшырылучы ташбака янә “Илеш-Агро” җәмгыятенең “Үрмәт” производство участогында калды.