Сельское хозяйство

Авыл уңганнары

Механизаторлар сынатмый

Терлекчелек өчен иң җаваплы чор - кышлату якынлаша. Аны уңышлы үткәрү  өчен җитәрлек күләмдә мал азыгы туплау мөһим бурычларның берсе булып тора. Гыйлемҗан Гайнетдиновның крестьян-фермер хуҗалыгы уңганнары да бу эшкә җаваплы карый. Хуҗалык буенча бүгенге көнгә барлыгы 4500 тонна силос хәзерләнгән. Бу җәһәттән  Фәйләс Минәҗев -“Кейс”, Алексей Васильев “К-700” тракторларында силосны тыгызлауда өлгерлек күрсәтә.  Агымдагы елда  хуҗалык буенча күпләп мал азыгы хәзерләүгә аларның да өлеше кергән. 

Гомумән, алдынгы механизаторларның хез-мәтенә уңай бәя бирәләр һәм хөрмәт итәләр, чөнки бер генә авыл хуҗалыгы кампаниясе дә алардан башка узмый. Мәсәлән, язын Ф.Минәҗев 1мең гектар мәйданда чәчү эше башкарса, җәйге чорда салам өюдә, ашлык төяүдә катнашкан.

А.Васильев та – сынатмый. Әйткәндәй, ул Мишкә районыннан килеп, кыр эшләре кампаниясендә тырышлык күрсәтә. Уңган механизатор язгы чорда 1200 гектар мәйданда  җир эшкәрткән.

Ильфира Фидаилова.