Сельское хозяйство

Урак-2012

Бураларга байлык өстәлә

Бураларга байлык өстәлә

 

Гыйлемҗан Гайнетдиновның игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнүче крестьян-фермер хуҗалыгы 2007 елда оештырыла. Әлбәттә, тәүдә авыргарак туры килә,  бары тик 200 гектар мәйданда җире булып, техника юклыгы  сәбәпле, эшне башкарып чыгу өчен күпме көч, тир түгелгәне җитәкченең үзенә генә мәгълүм. Максатына ирешүчән фермер 2008 елда кредит алып, техника паркын тулыландыра, чәчүлек мәйданнарын арттыра, 2009 елда маллар сатып ала,  Андреевка, Иске Кыргыз авылларындагы мал торакларына, МТМга, ындыр табагына реконструкция үткәрә. 

 

Бүгенге көндә ул - районда гына түгел, республикада билгеле һәм уңышлы эшләп килүче хуҗалыклар исемлегендә. Коллектив барлыгы 35 хезмәткәрне берләштерә. Агымдагы елда техника паркын яңартуга 4 млн. 500 мең сумлык, ындыр табакларын ремонтлауга, яңа “ЗАВ” төзүгә һәм җиһаз-корылмалар алуга 3 млн. сум акча средстволары файдаланылган. 

Терлекчелек буенча яхшы гына күрсәткечләргә ирешелә. КФХда 1 мең башка якын симменталь, кара-чуар һәм бестуж токымлы нәселле маллар асрала.

Без барганда кукуруз басуында җанлы эш кайный иде. Ул бүгенгә тәмамланган да инде. 170 гектардагы кукурузның 150се силоска, 20се малларны өстәмә тукландыруга файдаланылган. Басуга җәйләүдәге октябрь-ноябрь айларында бозаулыйсы буаз сыерларны, таналарны ашатырга да керткәннәр. Көтүчеләрдән Әнвәр Назибаев, Аброр Турдубаев иртәнге 8дән кичке 20.00 сәгатьләргә кадәр  малларны көтүне оештыра.

Кукурузны уруда 1 “ДОН-680” комбайны, яшел масса  ташуда 5 “КамАЗ”, 2 “МТЗ-1221” техникасы катнаша. Хуҗалыкта эшче көчләргә кытлык юк. Шуңа да басу эшләре иң булдыклы механизаторларга ышанып тапшырылган. Комбайнчы Рәзиф Кашапов, водительләрдән Фәрит Ибраһимов, Айнур Хаҗиев, Илдар Хамматов, Рәмил Гәрәев, Рүзәл Гәрәев, Хәбибулла Хәлилов, Виталий Николаев вакыт белән исәпләшмичә эшли.

-Техника көйле, ягулык-майлау материаллары  җитәрлек, шартлар яхшы булып, хезмәткә түләү өметне аклагач, тырышып, күңел биреп эшлибез,- диләр басу уңганнары.

Мал азыгы хәзерләү технология нигезендә алып барылып, Иске Кыргыз фермасы янында урнашкан базга силос “Битосил” консерванты кушып салына. Эш ике сменада башкарыла. Биредә “К-700” тракторын хезмәтләндерүче  Алексей Васильев, “Кейс” чит ил техникасында Фәйләс Минәҗев тапатуда өлгерлек күрсәтә. Заһир Минәҗев, Мирсәлих Шабанов “МТЗ-80” тракторларында силоска кушу өчен тәгаенләнгән саламны үзләре төяп, үзләре үк ташып тора. Учет эшен Олубэк Исмаилов төгәл алып барса, концентрат сибүдә Айдар Рамазанов тырышлык сала.

Басучылык тармагына килгәндә, хуҗалык буенча барлыгы 2567 гектар сөренте җирләре исәпләнеп, аның 1187 га мәйданын - бодай, 800 га –арпа, 330 га – борчак, 170 гектарын кукуруз культуралары биләгән.

Хуҗалык ел саен орлыкны үзе әзерли һәм элиталы орлык белән эш итә. Агымдагы ел башыннан, орлыкчылык белән шөгыльләнүче хуҗалык буларак, таныклык та алганнар. Әйтергә кирәк, КФХның ындыр табаклары ашлык белән тулган. Аларны реализацияләргә җыеналар. Ындыр табакларында ашлык эшкәртү корылмалары - барысы да сафта. Шуңа күрә кайтарылган уңыш тазартылып, кондициягә җиткерелеп, орлыкка салынып куелган. Әйткәндәй, Андреевка янындагы складларда арпаның “челябинский-99” сорты – 1600, бодайның “омская-35”е -1200, борчакның “чишминский-95” сорты 550 тонна саклана.

Агымдагы ел корылыклы булуга карамастан, иген басулары яхшы уңыш биргән. Бодай басуының һәр гектарыннан – 25, арпадан- 28, борчактан 20 ц уңыш алуга ирешкәннәр. Гомумән алганда, 57 мең 800 ц уңыш барлыгын билгеләп, КФХ җитәкчесе шатлыгы белән уртаклашты. Моның сере - басучылыкта алдынгы технологияләр кулланыла. Орлык та - элиталы. Туфракка һәр елны ашлама кертелеп, мул “сыйлана”, шуңа югары уңыш бирә. Әлбәттә, хезмәткәрләрнең тырышлыгы, бердәм көче дә мөһим роль уйный.

Әйткәндәй, хуҗалык җи-тәкчесенең эше – тыгыз: барысына да җитешергә, та-барга, булдырырга кирәк. Ә моның өчен таянырдай белгечләр булуы зарури. Г.Гайнетдинов һәр эштә уң кулы итеп баш агроном Рәдис Борхановны, баш зоотехник Алмаз Таҗетдиновны саный. Шулай ук Андреевкадагы, Яңа Аюдагы склад мөдирләре Альбина Сәфиуллина, Гүзәллия Фәррахова ашлыкны кабул итүдә, урнаштыруда һ.б. эшләрне башкаруда уңганлык үрнәге булып торалар.

  Гыйлемҗан Гайнетдинов әтиле-уллы Фәйләс һәм Эдуард Минәҗевларны да мактап телгә алды: “Эшне җиренә җиткереп башкаручы намуслы механизаторлар алар. Улы “Кейс-2388” комбайнында урак чорын-да 25 мең цент. ашлык суктыруга ирешсә, әтисе исә “Кейс” тракторында мал азыгы хәзерләүгә үз өлешен кертә”.

Терлекчелек буенча да хуҗалык яхшы күрсәт-кечләргә ирешеп, алдынгы позицияне били. Бу җәһәттән малларны уңай шартларда тәрбияләү мөһим. Моның өчен ферма ремонтына ныклы игътибар бирелеп, ел да әлеге юнәлештә зур күләмле эшләр нәтиҗәле башкарылып килә. Әйтик, Иске Кыргыз фермасы территориясе тулысынча профнастил белән әйләндереп алынып, биредә тәртип булдырылган, сыер торакларында реконструкция үз биеклегендә оештырылып, тәрәзәләр алыштырылган, ТСНнар яңартылган, идәннәргә бетон җәел-гән, сөтүткәргечләрне исә яңарту планлаштырыла. Гомумән, барлык агарту-буяу эш-ләре дә башкарылып, терлекләрне җәйләүләрдән кайтаруга әзер-лек тулы куәтенә бара. МТМ территориясе дә төзекләндерелеп, запас частьләр складының түбәсе яңартылган, территориясе тимер койма белән әйләндерелгән.

Яңа Аю авылындагы ындыр табагында яңа “ЗАВ” сафка бастырылып килә, моның өчен ремонт бригадасы зур көч сала.

Крестьян-фермер ху-җалыгы узган елда “Гаилә сөтчелек фермасы” Русия программасына кереп, 100 баш тана алып кайткан булса, киләчәктә исә  “500  сөтчелек фермасы” республика программасына керергә уйлый. Ярдәмнәре өчен Гыйлемҗан Тимерҗан улы муниципаль район хакимиятенә, республика Хөкүмәтенә рәхмәтле.

Уртак тырышлык белән малларга җитәрлек күләмдә азык тупланып килә, ашлык складлары быелгы уңыш белән тулган. димәк, ит тә, сөт тә, икмәк тә, акча да булачак.

Ильфира Нигъмәтуллина.