Сельское хозяйство

Ярыш алдынгылары

Басу эшләре көндәлеге

Район хуҗалыкларында көзге кыр эшләре тулы куәтенә бара.

Басуларны туңга сөрү планга карата 55 проц. үтәлгән. М.Горький ис., “Мир”, “Урожай” хуҗалыклары, 86нчы һөнәри лицейның уку хуҗалыгы, Ф.Ялалов һәм А.Рамазанов КФХлары бу җәһәттән планны 82-96 проц. үтәп, үрнәк булып тора.  Димәк, әлеге эшнең темпын тизләтергә кирәк.

Бүгенге көнгә район буенча 40969 тонна силос хәзерләнгән. Бу җәһәттән “Урал” җәмгыяте (6593 т), Куйбышев ис. кооператив (6300), Г.Гайнетдинов крестьян-фермер хуҗалыгы (4500), М.Горький ис. кооператив (2900), “Урожай” ширкәте (2700), “Илеш МТС” җәмгыяте (2100) өлгерлек күрсәтә.

Киләсе ел уңышы өчен 11238 гектарда уҗым культураларына нигез салынды.

Аяз көннең һәр сәгатен нәтиҗәле файдаланып, район игенчеләре алдында көзге кыр эшләре кампаниясен уңышлы тәмамлау бурычы тора.

 

 

(Күрсәткечләр - 11 сентябрьгә).

Җирне туңга сөрүдә:

I урында – “Урал” җәмгыятеннән Олег Иванов (“К-700”) – 890 га;

II урында – “Илеш МТС” җәмгыятеннән Рәмил Шафыйков (“Агротрон”) - 781 га;

III урында –  “Илеш” кооперативыннан Илдар Гыйбәдуллин (“Т-150 К”) –630 га.

Мал азыгы (силос) хәзерләүдә:

I урында –М.Горький ис. кооперативтан Фирдәвис Мөхәммәтов

(“ДОН-680”) 132 га;

II урында –  “Илеш” кооперативыннан  Ривмир Сәлемгәрәев (“КСК-100”) – 70 га;

III урында –“Урал” җәмгыятеннән  Илдар Әхмәтов (“ДОН-680”) - 54 гектарда  кукуруз урды.

Силос өчен яшел масса ташуда:

I урында –  “Урал” җәмгыятеннән  Радик Ямалетдинов

(“КамАЗ”) – 577 тонна;

II урында –“Илеш” кооперативыннан Илгизәр Галиуллин (“КамАЗ”) – 497 тонна;

III урында –  М.Горький ис. кооперативтан Риф Фәрхетдинов (“КамАЗ”) 408  тонна яшел масса ташыды.