Сельское хозяйство

Уңыш –2012

Һәр сәгать – исәптә

“Сөн” кооперативы уң-ганнары агымдагы урак кампаниясен уңышлы төгәлләп, бүген бар хәстәрлекне ал-да торган кышлату чорына әзерлеккә юнәлткән. Коо-ператив буенча 170 т печән, 3530 т сенаж хәзерләнгән, салам җитәрлек күләмдә эскертләргә өелгән. Әлеге вакытта силос салу бара. Шул рәвешле, хуҗалык буенча һәр шартлы баш малга тупас һәм сусыл азык-лар исәбенә 35 ц азык бе-рәмлеге хәзерләнсә, максатлары аны 40 ц җиткерү.

Биредә кукуруз 200 гектар мәйданны биләп, бүгенге көндә 30 гектары урылган. Бу эшне “ДОН-680” комбайнында тәҗрибәле механизатор Фәнзил Сафетдинов башкара. Кукуруз массасын Аккүз сөтчелек фермасы янындагы базга ташуда “КамАЗ” автомобильләрен хезмәтләндерүче водитель-ләр Дилбәр Әсмәндияров белән Илгиз Җиһаншин зур тырышлык күрсәтә.

- Эш көнозынына бара, көндәлек уртача 12шәр рейс ясыйбыз, - ди ал-ялны белми юл чакрымнарын санаучы водительләр.

 Салынган массаны тыгызлап, таптатып тору Рүзил Хәмәдияров (“ДТ-75” тракторы) белән Илнур Хәсбиев-ка (“Т-150”) ышанып тап-шырылган. Әйтергә кирәк, кукурузның уңышы начар түгел. Якынча исәпләгәндә, һәр гектар куәте 200 ц тәшкил итә. Кампаниядә фидакарь хезмәт салган уңганнар өчен ике тапкыр тукландыру оештырылган.

Барлык эшләр белән беррәттән, туңга сөрү дә ырамлы бара. Бу җәһәттән Кыпчак бригадасыннан Тимерҗан Шәриповның (“К-701” тракторы), Дил-фәт Даяновның (“ДТ-75”), Исанбайдан Мизхәт Хөснуллинның (“Т-4”), Шәммәт бригадасыннан

Эльвир Ваншинның (“К-700”) хезмәте мактау-га лаек. Алар көндәлек 60-70 гектар мәйданда җир эшкәртә. 3000 га мәйданның 726 гектары сөрелгән дә инде.

Һәр эшне башкаруның үз вакыты бар икәнен хә-терләреннән чыгармаган сөнлеләр, киләсе елда да мул уңыш алуны максат итеп куеп, басуларны салам калдыкларыннан тазартуны да алып бара. Бу эшне башкаруга кооператив идарәсе, Аккүз авыл советы авыл биләмәсе хакимияте, мәдәният учак-лары, мәктәпләр, балалар бакчалары хезмәткәрләре җәлеп ителгән.

- Биләмә җирлегендәге учреждениеләр белән ты-гыз элемтәдә эшлибез. Агымдагы елда Аккүз урта мәктәбеннән алты укучы җәйге каникуллар чорында терлекчелек һәм басучылык тармакларында эшләп, яхшы хезмәт хакы алдылар. Бу, бер яктан, әти-әниләренә финанс ярдәм булса, икенчедән, үзләре хезмәт коллективларында чыныктылар. Аннан, үзең эшләп алган акчага теләгән әйбереңне сатып алырга да була. Мәсәлән, 9нчы сыйныф укучысы Ильмир Насртдиновка 33 мең сум хезмәт хакы чыкты һәм ул үзенең күптәнге хыялын тормышка ашырды - мотоцикллы булды. Шулай ук абыйлы-энеле Алмаз һәм Нияз Кыдырбәковлар, Денис Фәхертдинов, Айвар Хәсбиев, Лиана Шакир-җанова да беренче хезмәт хакларын алдылар, - ди кооперативның баш икътисадчысы Фәнирә Шәвә-лиева. 

Туган авылларында өл-кәннәр белән беррәттән тир түккән яшь буынга бары тик сокланырга гына кала. Киләчәктә дә алар, нинди һөнәр ияләре булсалар да, сынатмаслар, илебезнең чын патриотлары булып үсәрләр, дигән ышанычта каласы килә.

Гөлфирә Галәветдинова.