Сельское хозяйство

Уңыш – 2012

Бердәм көч белән

 

Агымдагы елда урак кампаниясен бердәм көч белән районда беренчеләрдән булып тәмамлаган “Урожай” ширкәтендә барлык культуралар да мул уңыш белән сөендерде. Ширкәттә 3534 гектар мәйданда үстерелгән бөртеклеләр югалтуларсыз җыеп алынып, тулай җыем 7705 тоннага җит-кән. Бөртеклеләрнең уртача гектар куәте - 23 центнер.

Бүгенге көндә ширкәт киләсе ел уңышына нигез салу өстендә эшли. Ата-бабаларыбызның “Ни чәч-сәң, шуны урырсың” дигән әйтемен онытмыйлар биредә фидакарь хезмәт башкаручы авыл уңганнары. Әлегә төрле чирләргә каршы агулап эшкәртелгән арышка нигез салына.

Хуҗалык буенча бу эшкә 2 агрегат җәлеп ителгән. Уҗым культурасын чәчүне “МТЗ-1221” тракторына тагылган чәчү комплексы башкарып, бу агрегатны Азат Зарипов, Таһир Газизов, Илшат Исламов, Евгений Кумушбаев хезмәтләндерә. Орлык ташу водитель Айдар Закиров белән Илфир Бәдертдиновка йөкләтелгән. Егетләр ике сменада эшли һәм 1000 гектарда планлаштырылган көзге чәчүне шушы көннәрдә башкарып чыгарга исәпли. Хуҗалыкның баш икътисадчысы Илдус Шәехмуллин  раславынча, басу эшләренең иң кызу, кеше һәм техникага зур ихтыяҗ булган чорында чәчү   комплексын  файдалану - бик отышлы. Егетләр иртә яздан алып, кара көзгә кадәр - басуда, кулларыннан килмәгән эш юк аларның. Бер кампания тәмамлануга, икенче техника штурвалы артына утыра уңганнар. Әйткәндәй, ел да ярыш алдынгыларын урожайлылар җитәкли. Агымдагы елда да алар сынатмый - Җиһанур Мөхәммәтди-нов үзе хезмәтләндергән “ДОН-1500” комбайнында барлыгы – 14714, Инсаф Исламов (“Палессе”) – 13854, Азат Зарипов (“ДОН-1500”) – 13564, Эдуарт Ким (“ДОН-1500”) – 12762, Евгений Кумушбаев (“ДОН-1500”) – 11480, Радмир Мөхәммәтдинов (”ДОН-1500”) 10683 центнер ашлык суктырып алуга ирешкән.

Елның уңай килүе белән бәйле рәвештә, мал азыгы да мул тупланган. Хуҗалык буенча 1340 тонна печән хәзерләнеп, 8700 тонна сенаж салынган. Тиздән 350 гектардагы кукуруздан силос салырга планлаштыралар. Хуҗалыкта салам да прессланып, ферма янына туплана. Кыскасы, үз бурычларына намус белән караган хез-мәткәрләр - тынгысыз эштә.

Луиза Гыйльметдинова.