Сельское хозяйство

Оператив киңәшмәләрдә

Район авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләренең, агросәнәгать комплексы предприятиеләре җитәкчеләренең, белгечләренең чираттагы оператив күчмә киңәшмәсе “Мир” кооперативы базасында үтте. Ул соңгы көзге кыр эшләренә һәм малларны кышлатуга әзерлек барышына багышланды.

Киңәшмә кооперативның Яңа Күктау ындыр табагында ашлык сакланышы белән танышудан башланып китте. Биредә 200 тонна бодайның I репродукцияле “экада-70” сорты, 100 тонна I репродукцияле арыш (“чулпан-7”), 20 тонна карабодай (“светлана”), 100т элиталы арпа (“белгородский-100”) орлыклары кондициягә җиткерелеп, сак-лауга куелган. Арытаба киңәшмәдә катнашучылар хуҗалыкның Карабаш сөтчелек фермасының кышлатуга әзерлеген тикшерде. Ферманың сыерлар торагында агарту-буяу эшләре башкарылып, ТСНнар алыштырылган, бозаулар торагында яңа идән җәелгән. Биредә 40 баш тана кайтарып бәйләнгән дә инде. Иштирәк фермасында да шундый ук эшләр башкарылып, һәр ике ферма территориясе дә тазартылып, маллар кайтуга тулысынча әзер. Малларның сәламәтлеген кайгырту максатында хуҗалык уңган-нары дару үләннәре дә киптергән.

Киңәшмәнең икенче өлеше Карабаш авыл мәдәният йортында дәвам итеп, аны муниципаль район хакимияте башлыгы И.Мостафин алып барды һәм көнүзәк мәсьәләләргә тукталды. Беренче булып сүзне район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы И.Хәмидуллин алды һәм кыр эшләре барышы белән таныштырды. Бүгенге көнгә район буен-ча 700 га якын карабодай, 250 га азык тарысы, 2000 га рапс, 1700 га көнбагыш уңышын җыеп аласы калган. Бер үк вакытта уҗым культу-раларын чәчүгә ныклы игътибар бирергә кирәклеге- көн кебек ачык. Әмма аерым хуҗалыкларның әлеге чараны һаман да башламавы бөтенләй аңлашылмый. Җир эшкәртү дә канәгатьләнерлек түгел. Ул нибары 48 проц. мәйданда гына башкарылган. Бу җәһәттән муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Иршат улы да, Илгизәр Кыягап улы да эшне ике сменада алып бару кирәклеген ассызыклады. Шулай ук алар үз чыгышларын-

да ашлыкны реализацияләү буенча килеп чыккан аңлашылмаучанлыкларга ачыклык кертте.

Билгеле булуынча, җәй коры килү сәбәпле, һава шартлары күпьеллык үләннәрнең орлыгын җыеп алырга мөмкинлек бирмәде. Шуңа күрә хуҗалыкларга, киләсе елда малларны яшел азык белән тәэмин итү максатында, бүгеннән орлык сатып алу хәстәрен күрергә кирәк. Шулай ук тармакта продукция, барыннан элек, сөт җитештерүне арттыруга ирешү мөһим.

Арытаба кайсы хуҗалык-ның күпме бурычы барлыгы билгеләнеп, аларны каплату юлларын эзләргә кирәклеге ассызыкланды. Район Пенсия фонды идарәсе начальнигы урынбасары И.Латыйпова страховка взносларын түләү буенча бурычлары булган хуҗалыкларны исемләп, чаралар күрергә чакырды.

Киңәшмәне йомгаклап, Илдар Иршат улы Мостафин каралган мәсьәләләр буен-ча һәр хуҗалыктан, үзенә конкрет бурычлар билге-ләп, эшне үз югарылыгын-да оештыру мөһимлегенә басым ясады.