Сельское хозяйство

“500 сөтчелек фермасы” программасын – тормышка!

Субсидия кайтты

“500 сөтчелек фермасы” республика программасында 39 районнан 81 авыл хуҗалыгы предприятиесе катнашырга теләк белдергән.  Аларга субсидия 85 товарлыклы-сөтчелек фермасы төзүгә, ремонтлауга һәм реконструкцияләүгә кирәк. Шушы көннәрдә катнашучылар арасыннан “Урожай” ширкәтенә беренчеләрдән булып са-ву корылмалары сатып алуга 2,1 млн. сум күләмендә субсидия бүленде.

Хуҗалык җитәкчесе Айдар Мөхәрләмовның сүзләренә караганда, ширкәт, нигездә, терлекчелекнең сөтчелек тармагы һәм басучылык белән шөгыльләнә.

- Бүгенге көндә ширкәтнең 66 млн. сумлык кредитлары бар. Әлеге средстволар өлешчә кредитларны каплатуга юнәлтеләчәк, - дип белдерде Айдар Җиһанша улы.

Исегезгә төшерәбез: хуҗалыкларга субсидия республика бюджетыннан 2012 елның 1 гыйнварыннан соң башкарылган чыгымнарны каплату өчен финанс ярдәм күрсәтүгә бирелә.

“Башинформ” агентлыгы.