Сельское хозяйство

Уңыш-2012

Эшкуарлар игътибарына!

19 сентябрь көнне 10.00-15.00 сәгатьләрдә Уфа шәһәре, К.Маркс урамы, 3 адресы буенча урнашкан БР Сәнәгать һәм инновация сәясәте министрлыгының конференцияләр залында “Сәүдә эволюциясе-2012. Кулланучылар базарының актуаль сораулары” дип исемләнгән семинар оештырыла.

Семинарның темасы: сәүдә предприятиеләренә салым салу, кадрлар базары торышына анализ, исәп-хисап – касса хезмәтләндерүе буенча чыгымнарны оптимальләштерү, Интернет һәм киң мәгълүмат чаралары аша компанияне алга җибәрү һәм товарны киң кулланышка кертү, алкоголь продукциясе әйләнешен көйләүче закончалыкны тормышка ашыру турында һ.б.

Семинарда катнашу - бушлай. Белешмәләр өчен телефон: 5-26-33.

 

Басу эшләре көндәлеге

Һава шартларының уңай килүе мөһим кампанияне тизрәк төгәлләргә мөмкинлек биреп, 6 сентябрьгә район хуҗалыкларында урып-җыю эшләре, нигездә, тәмамланып, ул чагыштырмача күп булмаган мәйданда “Илеш-Агро” җәмгыятенең производство участокларында, аерым крестьян-фермер хуҗалыкларында гына калды. Район буенча ашлыкның тулай җыемы 83612 тонна тәшкил итә. Уртача гектар көче – 19,6 центнер.

Аграрийлар алдында уҗым культуралары чәчүне тизләтү мөһим бурычларның берсе булып тора. Моның өчен 15311 гектар җир эшкәртелеп, планга карата 87 проц. тәшкил итә.  Әлеге культураларга исә 7272 гектарда нигез салынган. Бу җәһәттән “Үзәк МТС” ДУАХПның Илеш филиалы (1145 га), М.Горький ис. кооператив (900), “Урожай” ширкәте (850), XXII партсъезд ис. кооператив (560), “Урал” җәмгыяте (550) өлгерлек күрсәтә. Башка хуҗалыкларга да алар үрнәгенә ияреп, эш темпын бермә-бер арттыру таләп ителә.

Көзге кыр эшләренең иң мөһиме булып, басуларны туңга сөрү тора. Шуңа күрә бу чараны да - тизләтү кирәк. Ә ул исә әлегә район буенча 48 проц. мәйданда гына башкарылган.