Сельское хозяйство

“500 сөтчелек фермасы” программасын – тормышка!

Терлекчелекнең киләчәген хәстәрләп

“500 сөтчелек фермасы” республика программасын тормышка ашыруга өлеш кертүче “Сантехник” җәмгыяте уңганнары – (уңнан сулга) бригадир-водитель-слесарь Әсгать Миңнебаев, сварщик Рәмил Хәйретдинов

Хуҗалык механизмын, производствода эшне үзгәртү – бүген республиканың терлекчелек тармагы алдында әнә шундый мөһим бурыч тора. Аны тормышка ашыруга, әлбәттә, БР Хөкүмәте үзе дә якыннан торып, аграрийларга конкрет ярдәм күрсәтә. “500 сөтчелек фермасы” максатлы программасы - әнә шуңа ачык мисал булып, тармакның киләчәген бүгеннән хәстәрләгән АПК предприятиеләре аңа актив кушылды.

Муниципаль район хакимияте инициативасы белән узган елда “Дружба” ҖЧҖ җирлегендә оештырылган “Агыйдел” җәмгыяте – шуларның берсе. Шул рәвешле, бүген Йонны товарлыклы-сөтчелек фермасында зур реконструкция эшләре бара. Хәер, моңа нигез бар дисәк тә, ялгыш булмас. Агыйделлеләр продукция җитештерүдә яхшы гына уңышларга ирешеп килә. Әлеге вакытта, мәсәлән, үткән елга караганда артык, ягъни көн саен 27 ц сөт реализацияләнә. Биредә, һичшиксез, Йонны фермасы коллективының да өлеше бар. Савучылардан Вәсилә Гыйльманова 8 айда һәр сыерыннан – 2914, Айсылу Ситдыйкова 2411 кг сөт савып, хезмәттәшләре арасында (барлыгы – 8 савучы), алдынгы урында бара. Терлекче М.Яримов, пенсиядә булуына карамастан, яшьләргә биргесез.

Мөхәммәтнур ага 49 мал карап, аларга яхшы тәрбия бирә. Сигез айда аларның һәрберсеннән 806 грамм тәүлеклек артым алса, августта аны 1000 граммга җиткерде, - ди җәмгыять җитәкчесе Финат Әнвәр улы Хәлиуллин.

Киләчәктә исә терлекчеләргә бу күрсәткечлә-рен тагы да яхшырту мөм-кинлеге булачак, чөнки ике буш торган, тузган элекке дуңгызлар торагына реконструкция үткәреп, аларны сөт җитештерү участогы итеп үзгәртеп корачаклар. Шул рәвешле, икесендә дә азык өстәлләре, ишекләр, сыерларга яту өчен урыннар һ.б. эшләнгән. Әле түбәләре ябыла. Алдагы вакытта тәрәзәләре еврога алыштырылачак, саву за-лы монтажланачак һ.б. Бу эшләрне “Сантехник” җәмгыяте һәм эшчәнлекләре хуҗалык ысулына корылган бригадалар башкара. Бу торакларда 248  баш сыер малы асрау (бәйсез) планлаштырыла.

Ферманың бозаулар торагында да агымдагы ремонт төгәлләнеп килә.

Кышлату чорына мал азыгы җитәрлек. Силос базы да тулып килә. “Агыйдел” җәмгыяте җитәкчелегенең һәм Йонны фермасы кол-лективының максаты бер – республика программасы буенча бүленгән акчаны нәтиҗәле файдаланып, реконструкцияне төгәлләү һәм мул продукция – сөт, ит җитештереп, терлекчелекне табышлыга әйләндерү.

Рәмзия Сабирҗанова.