Сельское хозяйство

Уңыш-2012

Уңыш-2012

Басу эшләре көндәлеге

Район хуҗалыкларында урып-җыю эшләре - тәмамлану алдында. 4 августка район буенча барлыгы 43153 га мәйдандагы игеннәр тезмәләргә урылып (планга карата – 97 проц.), 42010 га мәйдандагысы (95 проц.) суктырып алынды. Ашлыкның тулай җыемы 82332 тонна тәшкил итә. Уртача гектар көче – 19,6 центнер.

Уҗым культуралары чәчү өчен 15010 гектар җир эшкәртелде. Көннәр аяз торганда аңа нигез салуны тизләтергә кирәк. Туңга сөрү эшләре дәвам иттерелеп (29838 га), ул планга карата 44 проц. кына тәшкил итә. Әлеге чараны оптималь вакытта башкарып чыгу өчен күп хуҗалыкларда эшне кызулату бурычы тора.

Район буенча 2009 гектарда рапс уңышы суктырылып, гектар куәте 6,2 центнер тәшкил итә.

 

Ярыш алдынгылары

(Күрсәткечләр - 4 сентябрьгә).

Җирне туңга сөрүдә:

I урында - “Илеш МТС” җәмгыятеннән Рәмил Шафыйков (“Агротрон”) - 781 га;

II урында – “Илеш” кооперативыннан Илдар Гыйбәдуллин (“Т-150”) – 630 га;

III урында – М.Горький ис. кооперативтан Азат Сабиров (“К-701”) – 625га.

Мал азыгы (силос) хәзерләүдә:

I урында – “Урал” җәмгыятеннән  Илдар Әхмәтов (“ДОН-680”) 54 гектардан 1253 тонна кукуруз яшел массасы урды;

II урында – “Илеш” кооперативыннан Ривмир Сәлимгәрәев (“КСК-100”) 46 гектардан - 1023 тонна.

Яшел масса ташуда:

I урында –  “Урал” җәмгыятеннән  Радик Ямалетдинов (“КамАЗ”) – 577 тонна;

II урында – “Агыйдел” җәмгыятеннән Дамир Шәяхмәтов (“КамАЗ”) – 168 тонна.