Сельское хозяйство

Район күчмә семинарында

Һәр сәгатьне рациональ файдаланырга

Үткән чәршәмбедә узган елгы җитешсезлекләргә анализ ясау, агымдагы елга мөһим бурычларны барлау максатында “Урожай” ширкәте базасында мал азыгы әзерләү буенча семинар-киңәшмә үтте. Аның беренче өлеше хуҗалыкның кәҗә үләне басуында булды.

Билгеле, малчылык продукциясен арттыруда мал азыгының җитәрлек булуы һәм аның сыйфаты мөһим роль уйный. Шуңа күрә әлеге кампания аеруча ныклы игътибар таләп итә. Аңа урожайлылар ныклы әзерлек белән килгән. Алар ел саен техника паркын яңартып, эшне дөрес оештыра һәм ул үз нәтиҗәсен бирми калмый. Моны чарада кат-нашучылар үзләре күрә алды: мал азыгы әзерләү-гә 3 комбайн, 4 прессҗыйгыч җәлеп ителәчәк. Яшел массаны ташуда 4 «КамАЗ», 1 «Урал» автомашинасы, 6 «МТЗ-1221» тракторы, тапатуда 2 «К-700» трак-торы катнашачак. Шул рәвешле, эшнең шушылай оештырылуы үләннең ва-кытында чабылуын, яшел массаның артык кипмәвен һәм печәннең яхшы сыйфат-лы булуын тәэмин итәчәк.


Подробнее...

Оператив киңәшмәләрдә

Көн үзәгендә – мал азыгы хәзерләү

Узган чәршәмбедә муниципаль район хакимиятенең утырышлар залында агросәнәгать комплексы предприятиеләре җитәкчеләре катнашлыгында чираттагы оператив киңәшмә үтеп, ул көнүзәгендәге мәсьәләләргә багышланды.

Район авыл хуҗалыгы идарәсенең баш инженеры И.А.Фәрхетдинов тиздән “яшел урак” кампаниясенең старт алачагын исәпкә алып, мал азыгы хәзерләү техникаларын әзерлек сызыгына кую, аларны механизаторлар белән комплектлау бурычын куйды. Район буенча 38 мал азыгы хәзерләү комбайны, 50 чапкыч (асылмалы, тагылмалы, үзйөрешле), 57 пресс-җыйгыч, 41 ургыч исәпләнә. Арытаба Илшат Авзал улы хуҗалыклар буенча техника әзерлегенә кыскача анализ ясап, мал азыгы культураларының барлыгы 25927 гектар мәйдан биләвен, уртача 1 комбайнга 700 гектар мәйданда эш башкару кирәклеген ассызыклады. Бу җәһәттән аеруча “Сөн”, “Мир”, “Агыйдел”, М.Гәрәев ис. хуҗалыклар, “Илеш-Агро” җәмгыятенең производство участокларындагы техникага зур йөкләмә (1 мең гектарга якын) төшә. Аның чыгышын “Гостехнадзор” инспекциясенең Илеш районы буенча начальнигы В.В.Пантелимонов дәвам итеп, мал азыгы хәзерләү комбайннарының техник карауларны нибары “Үзәк МТС” ДУАХПның Илеш филиалы, 86 нчы һөнәри лицейның уку хуҗалыгы гына үтүен, “Урожай”, “Илеш МТС”, М.Горький ис., Куйбышев ис. кооперативларның бу җәһәттән әзер торуын билгеләде. Ашлык уру комбайннарына техник караулар график нигезендә 17 июньнән башланачак.


Подробнее...

Республика җитәкчелеге - районда

Илешлеләрнең эше югары бәһаланды

Үткән җомгада Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры Эрнст Исаев, БР Авыл хуҗалыгы министрлыгының үсемлекчелекнең прогрессив технологияләре һәм мелиорация бүлеге начальнигы Артур Ногъманов республиканың төньяк-көнбатыш районнарына рәсми эш сәфәре ясап, Илеш, Бакалы, Чакмагыш районнарында басу эшләре барышы, хуҗалыклардагы мәсьәләләр белән якыннан танышу максаты белән хуҗалыкларда булды. Аны муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин, район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Илгизәр Хәмидуллин озатып йөрде.


Подробнее...

Оператив киңәшмәләрдә

Мөһим агротехник чарага – ныклы игътибар!

Узган чәршәмбедә район-ның агросәнәгать комплексы предприятиеләре җи-тәкчеләре, хуҗалыкларның баш агрономнары катнашлыгындагы чираттагы оператив киңәшмә Фирдәвис Ялаловның крестьян-фер-мер хуҗалыгы базасында үтеп, чәчүлекләргә химик утау үткәрүгә әзерлек мәсьәләләренә багышланды.

Киңәшмәне район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы И.К.Хәмидуллин алып барды. Илгизәр Кыягап улы районда иртә кузаклы һәм бөртекле культураларга нигез салуның уңышлы төгәлләнүен, әле хуҗа-лыкларда бар игътибар-ның кукуруз чәчүгә юнәлте-лүен билгеләде. Шуның белән беррәттән, тиздән чәчүлекләргә химик утау үткәрү зарурилыгын ассызыклады.


Подробнее...

Чәчү -2013

Басу эшләре көндәлеге

Язгы басу эшләрендә игенченең бер генә буш көне дә юк – бер агротехник чараны икенчесе алыштыра. Бүген инде көнбагыш басуларында эш ахырына якынлашып, район хуҗалыкларында әлеге культурага 500 гектарда нигез саласы калды. Кукуруз чәчүне М.Горький ис., ХХII партсъезд ис., “Маяк” кооперативлары, “Урожай” ширкәте, “Үзәк МТС” ДУАХПның Илеш филиалы, “Илеш-Агро” җәмгыятенең “Искра”, “Игенче”, “Манчар” производство участоклары башлап җибәрсә, “Урал” җәмгыятендә ул – тәмамлану алдында.


Подробнее...

Страница 10 из 51