Сельское хозяйство

Котлыйбыз!

РФ Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне уңаеннан муниципаль район хакимиятенең Почет грамотасы белән бүләкләнделәр:

Эльвира Әлфин кызы Арсланова – полиция майоры, административ законнарның башкарылуы буенча өлкән инспектор;

Радик Алигер улы Мостафин - полиция майоры, полициянең участок уполномоченныйлары бүлегенең һәм балигъ булмаганнар эше буенча полициянең өлкән участок уполномоченные;

Илдус Мөстәкыйм улы Газиев – полиция капитаны, полициянең участок уполномоченныйлары бүлегенең һәм балигъ булмаганнар эше буенча полициянең участок уполномоченные;

Рәсүл Идият улы Шафыйков – полициянең өлкән лейтенанты, изолятор начальнигы;


Подробнее...

Республика чараларында

 

Бәйрәмнән – бүләкләр белән

Үткән җомгада башкалабыз Уфада респуб-ликаның авыл хуҗалыгы һәм эшкәртүче сәнәгать хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы җыелыш үтте. Анда район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы И.К.Хәмидул-лин җитәкчелегендә 18 илешле – районның алдын-гы хуҗалыклар рәисләре, крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре, басучылык, терлекчелек тар-магы уңганнары катнашты.

БР Президенты Р.З.Хәмитов бәйрәм уңаеннан авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүдә югары күр-сәткечләргә ирешкән районнарга, бер төркем хезмәт алдынгыларына Башкортстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды. Мондый мәртәбәләү якташ-ларыбыз бәхетенә дә тиде – муниципаль район ха-кимияте (И.И.Мостафин), “Үзәк МТС” ДУАХПның Илеш филиалы (Р.Ф.Шәм-сетдинов), М.Горький исемендәге кооператив (И.Р.Гыйльфанов), Ф.М.Яла-ловның крестьян-фермер хуҗалыгы – республика Хөкүмәте Дипломына; крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Г.Т.Гай-нетдинов, “Маяк” коо-перативы тракторчысы Г.Х.Даутов – БР Почет грамотасына; Куйбышев ис. кооперативның маши-на белән сыер саву опе-раторы Х.Ә.Сәитгәрәева – “Башкортстан Респуб-ликасында фидакарь хез-мәте өчен” билгесенә; “Урожай” ширкәтенең баш ветеринария врачы А.Ә.Талипов, “Илеш-Агро” җәмгыятенең “Игенче” производство участо-гының машина белән сыер саву операторы Г.Ә.Сә-габиева, “Илеш МТС” җәмгыяте механизаторы Р.М.Ша-фыйков “Башкортстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” исеменә лаек булдылар. Бүләк-ләнүчеләрне ихлас кот-лыйбыз һәм уңышлар те-либез.



Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртүче сәнәгать хезмәткәрләре көне уңаеннан

Тап төшерми саклый алар Илеш дигән горур исемне

     

Басуларда, фермаларда, предприя-тиеләрдә еллык башкарган эшләренә йомгак ясап, аның сөенечле нәтиҗәләрен күрү мөмкинлеген биргән Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртүче сәнәгать хезмәткәрлә-ре көне җир кешеләре өчен иң кадерле бәйрәм булып тора. Елдагыча, быелгысын да яхшы күрсәткечләр белән, барыннан элек, Илеш дигән горур исемгә тап төшермичә каршылап, район мәдәният сараенда тан-таналы шартларда билгеләде уңганнар. Вәгъдәләренә тугрылыклары, тырыш хезмәт җимешләре фойедагы муллыктан, бай ризыклардан сыгылып торган күргәзмәләрдә дә чагылыш тапты.

Чара ачык дип игълан ителгәннән соң, иң беренче сүз муниципаль район хакимияте башлыгы И.И.Мостафинга бирелеп, ул кунакларны – хуҗалыклар, эшкәртүче сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләрен, белгечләрне, урта звено кадрларын, икмәк үстерүчеләрне, ит, сөт җитештерүчеләр-не, ветераннарны һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан котлап, намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде, һәркемгә ныклы сәламәтлек, бәхет-шатлыклар теләде.

Илдар Иршат улы ашлык җитештерү буенча Илешнең республиканың биш ал-дынгы район исемлегенә кертелүен, “500 сөтчелек фермасы” республика максатлы программасы буенча тугыз фермада – күләмле модернизация, социаль өлкәдә зур эшләр башкарылуын билгеләп, аларны тормышка ашыруда республика җитәкчелегенең, Хөкүмәтенең ныклы ярдәмен ассызыклады һәм барысы өчен дә БР Президенты Р.З.Хәмитовка, Авыл хуҗалыгы министрлыгына рәхмәт сүзләрен җиткерде, илешлеләрне киләчәктә дә ышанычны акларга өндәде.


Подробнее...

Техника әзерлегенә - ныклы игътибар!

Сакчыл караш кирәк

Техниканы куллануда иң мөһим мәсьәләләрнең берсе – аның сакланышы. Шуңа күрә басу эшләре тәмамланганнан соң, бар төр авыл хуҗалыгы машиналары озайлы вакытка саклауга тиешле дәрәҗәдә – ГОСТ таләпләренә туры килерлек итеп куелырга тиеш.


Подробнее...

Агросәнәгать комплексы предприятиеләрендә

Уйланырга урын бар…

1982 елда Мари-Мәнәвез авылында ХХII партсъезд ис. колхоз та-рафыннан 9600 башка исәпләнгән дуңгызчылык комплексы төзелеп, тирә-якта дан тота. Анда эшләүче авыл уңганнары - дуңгыз караучылар Ридә Иликбаева, Рәзифә Муликова, Сәхүә Басыйрованың һ.б. исемнәре республикага билгеле була. Әйткәндәй, үз эшчәнлеге дәверендә  әлеге  объект 100 мең тонна ит реализацияли. Шуны да билгеләргә кирәк, ул вакытта комплекста Ба-зытамак авыл советы авыл биләмәсе территориясендә торучы 100дән артык кеше тырыш хезмәт сала.


Подробнее...

Страница 4 из 51