Общество

Игътибар: конкурс!

Чисталык, тәртип булдырыйк

Территориядә чисталык, тәртип булдыру, халыкны, предприятиеләр, оешмалар коллективларын төзекләндерү эшләренә җәлеп итү максатында Яркәй авыл советы авыл биләмәсе хакимияте 1 марттан 1 октябрьгә кадәр «Күп фатирлы йортларның иң төзекләндерелгән ихатасы», «Иң яхшы күп фатирлы йорт», «Үрнәк булырлык сәүдә ноктасы, сәүдә предприятиесе» номинацияләре буенча конкурслар үткәрә.

Шушы максатта махсус комиссия төзелеп, башкарылган эшләр биш баллы система буенча бәяләнәчәк. «Күп фатирлы йортның иң төзекләндерелгән ихатасы» бәйгесендә түбәндәгеләр исәпкә алына: транспорт өчен юлларның, кешеләргә керү-чыгу юлларының асфальтланган булуы; кешеләрнең  ихатаны тәртипкә китерүдә катнашуы һәм яктылык белән тәэмин ителеше; спорт һәм балалар өчен уен мәйданчыклары; чәчәкләр клумбасы, агачлар, куаклар; подваллар барлыгы һ.б.;«Иң яхшы күп фатирлы йорт» - йортның тышкы  күренеше (түбәсе, фасады, балкон-нары, подъезд ишекләре һ.б.); кешеләрнең йорт территориясен төзекләндерүдә катнашуы; йорт яны территориясе торышы һәм әйләндереп алынуы; подъездлар, баскыч алып торган урыннарның яктыртылган булуы; суны, җылылык, электр энергиясен, газны исәпкә алу приборлары куелышы; квартирага һәм коммуналь хезмәтләргә түләүләр буенча бурычлар; чүп өчен савытлар, почта тартмалары, белдерүләр тактасы булуы һ.б.;

«Үрнәк булырлык сәүдә ноктасы, сәүдә предприятиесе»  - бинаның фасады һәм эчке торышы; территория төзеклеге (яшелләндерү, чәчәк клумбалары, автомобиль өчен тукталыш); төзекләндерү буенча районда үткәрелгән чараларда катнашу; сәүдә ноктасының янгын хәвефсезлеге таләпләренә җавап бирүе һ.б.

Конкурсларда күп фатирлы йортларда яшәүчеләр, Яркәй авыл советы авыл биләмәсе территориясендә сәүдәгәрлек итүче физик һәм юридик шәхесләр катнаша ала.

Һәр номинациядә беренче урын алганнар Дипломнар һәм төзекләндерү буенча эш башкарырга акчалата сертификатлар белән бүләкләнәчәк:

-Күп фатирлы йортның иң төзекләндерелгән ихатасы – 100 мең сум;

-«Иң яхшы күп фатирлы йорт» - 50 мең сум;

-«Үрнәк булырлык сәүдә ноктасы, сәүдә предприятиесе» -10 мең сум.

Оештыру комитеты.