Общество

Халыкны социаль яклау үзәге хәбәр итә

Гаризалар кабул ителә

2011-2015 елларга исәпләнгән «Уңайлы мохит» республика максатлы программасы рамкаларында инвалидларның автотранспорт чараларын кул белән идарә итүгә җиһазлау һәм аларны әлеге транспортта йөрергә өйрәтү  каралган.

Автотранспорт чараларын яңадан җиһазлауга, яки кул белән идарә итүгә өйрәнүгә мохтаҗ гражданнар исемлегенә керү өчен гаризаны 25 февральгә кадәр Халыкны социаль яклау республика үзәге  дәүләт казна учреждениесенең Дүртөйле районы һәм шәһәре буенча филиалының Илеш районы бүлегенә түбәндәге адрес буенча  тапшырырга кирәк: Пушкин урамы, 3нче йорт. Үзегез белән паспорт, медик-социаль экспертиза турында белешмә, автомобиль документы, водитель таныклыгы булырга тиеш. Белешмәләр өчен телефон: 5-16-75.

                                                              * * *

Халыкны социаль яклау республика үзәге  дәүләт казна учреждениесенең  Дүртөйле районы һәм шәһәре буенча филиалының Илеш районы бүлеге  Пушкин урамы, 3нче йорт адресына күчте. Эш режимы: 9.00 сәгатьтән 17.12 сәг. кадәр. Төшке ашка тәнәфес: 13.00-14.00 сәгатьләрдә.

Белешмәләр өчен телефон: 5-19-93, 5-16-75.

Татьяна Васильева, бүлек начальнигы.