Общество

Район Пенсия фонды идарәсе хәбәр итә

Арту көтелә

Картлык, инвалидлык буенча һәм туендыручысын югалту буенча хезмәт пенсияләре 1 февральдән 6,5 процентка арта. Башкортстан Республикасында 1 млн. 10 мең кешенең пенсиясе күтәреләчәк. Һәр пенсионерның пенсиясе, күләменә карап, индивидуаль арттырылачак.

Индексацияләү шулай ук бер үк вакытта ике – картлык буенча хезмәт пенсиясе һәм инвалидлык буенча дәүләт пенсиясе, яки туендыручысын югалткан очракта пенсия алучыларга да  кагыла. Аларның 1 февральдән картлык буенча хезмәт пенсиясе күләме артачак. Хезмәт пенсиясенең страховка өлешен Пенсия фонды линиясе аша алучы 6400 хәрби пенсионерның да пенсия күләме күтәреләчәк.

Индексацияләү нәтиҗәсендә, картлык буенча хезмәт пенсиясенең уртача күләме Башкортстанда 10700 сумга җитәчәк.

Русия Пенсия фонды идарәсе әгъзасы, БР буенча бүлекчәсе управляющие Фоат Хантимеров сүзләренә караганда, пенсияләрне түләү өчен айга өстәмә 700 млн. сум акча кирәк булачак. 1 февральдән республикада барлык хезмәт пенсиясе алучыларга пенсияләр яңа күләмдә биреләчәк.