Общество

Район оешма-предприятиеләрендә - отчет җыелышлары

Җир кадерен белеп

«Җир-кадастр бюросы» муниципаль унитар предприятиесе отчет җыелышында төп доклад белән директор Илгиз Хәмитов чыгыш ясап, үткән чорда башкарылган эшләргә, ирешелгән уңышларга, киләчәккә куелган планнарга һәм бурычларга тукталды.

Докладчы сүзләренә караганда, 2014 елның 1 гыйнварына районның административ чикләре -197355 гектарда, шул исәптән, авыл хуҗалыгы җирләре – 142347, сөрелгән җирләр -93156, печәнлекләр -17562, көтүлекләр 30987 га мәйданны били. 3 мең 174 гектарда – сәнәгать предприятиеләре, шул исәптән 1 мең гектардан артык  мәйданда нефть чыгару объектлары урнашкан.

Үткән елда предприятие тарафыннан 600 дән артык ызан сызу буенча карар проектлары әзерләнеп, 22000 гектардан артык мәйданда 600 ызан сызу һәм техник план төзү эшләре башкарылган.

Әйткәндәй, шәхси торак төзү (250 участок -37,5 га), сәүдә нокталары төзү һәм эксплуатацияләү өчен (8 участок -3,2 га) гражданнарга җир участоклары бирү буенча документлар әзерләнеп тапшырылган. 9 участок (1,5 га) - шәхси ярдәмче хуҗалык һәм шәхси торак төзелеше өчен, 17 участок буенча - күп фатирлы йортлар төзүгә, 1 (120 га) – басу, 1 участок буенча (0,07га) магазин төзү өчен җир сату буенча аукционнар үткәрелгән.

Шуны да билгеләргә кирәк: предприятие коллективы материаль һәм финанс яктан кытлык кичерми - 2013 елны яхшы нәтиҗәләр белән тәмамлаган. Уртача хезмәт хакы узган ел белән чагыштырганда 10 процентка арткан. Салым һәм бюджеттан тыш фондларга бурычлары юк.

Коллектив - тотрыклы, биредә үз вазифа бурычларын намус белән башкаручылар тупланган. Әйткәндәй, директор урынбасары Вәзыйх Янгиров, кадастр инженерлары Илнар Исламов, Таһир Фәрхетдинов, Марат Бәхтизин, Айрат Шәкүров, баш  бухгалтер Альбина Мәгъданова, техник хезмәткәр Индира Хөснетдинова адресына тик мактау сүзләре әйтелде.

Хезмәткәрләргә эшләү өчен уңай шартлар тудыру максатында 450 мең сумга офис җиһазлары һәм техника алынган. Шулай ук 25 мең сумга тәрәзәләр ремонтланган.

Җыелышта район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Илгизәр Хәмидуллин катнашып, «Җир-кадастр бюросы» МУП белән АПК  предприятиеләре арасындагы тыгыз бәйләнешне билгеләп, киләчәктә дә авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге җирләргә ызан сызу буенча эшләрне үзара килешеп башкарырга чакырды һәм предприятиегә 15 ел тулу уңаеннан «Җир-кадастр бюросы» МУП директоры Ил-гиз Хәмитовка, директор урынбасары Вәзыйх Янгировка, баш бухгалтер Альбина Мәгъдановага муниципаль район хакимиятенең Почет грамотасын тапшырды. Коллектив әгъзаларына кыйммәтле бү-ләкләр бирелде.

Лира Гәрәева.

 

Яңа максатлар белән

Шушы көннәрдә 33 страховкалау агентын берләштергән «Росгосстрах» җәмгыятенең «Илеш» агентлыгында ел дәвамындагы эшчәнлекләренә анализ ясауга багышланган көн тәртибе белән отчет җыелышы үтте. Аны агентлар төркеме менеджеры, җитәкче вазыйфасын вакытлыча башкаручы Нәҗибә Рәхмәтуллина алып барды. Аның чыгышын дәвам итеп, агентлар төркеме менеджеры Гөлнара Миркасыймова коллектив эшчәнлегенә карата үз фикерләрен җиткерде.

Агентлыкның эшчәнлегенә килгәндә, күрсәткечләр елдан-ел яхшыра - страховкалауның төрле юнә-лешләре буенча куелган мәсьәләләр уңышлы тормышка ашырыла. Шул рәвешле, 2013 елда планнарын 116 процентка үтәгәннәр. Мәсәлән, страховкалау премияләренең күләме – 42 млн. 220 мең, былтыргыга караганда үсеш тизлеге 131 проц., ягъни 10 млн. 083 мең сумга күбрәк тәшкил итә.

«Илеш» агентлыгында ике – агент һәм офис каналлары исәпләнә. Агент каналы планы 23 млн. 118 мең сум күләмендә җиткерелеп, ул 112 проц. үтәлгән. Офис каналы планы 12 млн. 981 мең сумлык план җиткерелеп, ул 16 млн. 061 мең сум күләмендә  җыелган. Ягъни план үтәлеше 123 процент тәшкил итә.

Гомумән, агентлыкның килешүләр төзү күләме буенча  үсеш темпы 116 процентка җиткән. Бу - бик уңай күренеш, чөнки агентлык суммалар буенча гына түгел, килешүләр күләме буенча да үсеш алган. Димәк, страховкалаучылар саны арта, дигән сүз. Шулай ук кеше гомерен страховкалау буенча да яхшы эшләп, анализланган страховкалау премиясе планы 100 процентка җиткән.

Әйтергә кирәк, яхшы эшчәнлек алып бару нәтиҗәсендә, хезмәткәрләрнең айлык хезмәт хакы 28 проц. күтәрелгән.

Фаҗигале хәлләрдә зыян күргән гражданнарга түләү 8 млн. 615 мең сум тәшкил итеп, узган елга караганда 10 проц. арткан.

Сентябрь аенда ОСАГО сатулар офисында «Росгосстрах банк» ачылган. Клиентларны сатулар офисы менеджерлары хезмәтләндерә. Аларга үзләренең махсус эшләреннән тыш, килүчеләргә әлеге банк турында  тулырак мәгълүмат бирү бурычы куелды. Мәсәлән, биредә коммуналь хезмәтләр өчен түләргә, депозитлар  ачарга мөмкин.

Киләчәк бурычларга килгәндә, алар – күпкырлы. Бизнес-милекне страховкалауны тагы да арттырып, булган барлык мөмкинлекләрне дөрес файдаланган очракта, агентлык эшчәнлеге тагы да яхшырачак.

Отчет җыелышында муниципаль район Советы секретаре Игорь Никифоров катнашып, агентлык хезмәткәрләре эшчәнлегенә уңай бәя бирде, үз фикер-
тәкъдимнәрен җиткерде. Шулай ук җыелышта ел дәвамында яхшы күрсәткечләргә ирешкән стра-
ховкалау агентлары Гөлнара Нурыевага, Альбина Нәбиуллинага, Лидия Раяновага, Рәвидә Хәсәновага, Мәрьям Мәгъдәновага, Рәлифә Шәмсиевага, Клара Кәрамовага, Фәндилә Гыйрфановага бүләкләр тапшырылды.

Гөлназ Тимерханова.

 

Мәдәният елын каршылап

Халыкка эстетик тәрбия, рухи азык бирү, аларны күңелле ял иттерү мәдәният хезмәткәрләренең төп бурычы булып тора һәм шушы юнәлештә эшчәнлек алып баралар да. Бүгенге көндә районда 31 авыл мәдәният йорты,  24 авыл клубы, 30 китапханә, 2 музей, район мәдәният сарае, балалар сәнгать мәктәбе, ял паркы бар. 2013 елда 405 үзешчән сәнгать коллективы эшләп, аларда 6706 кеше катнашкан, 7535 мәдәни чара үткәрелгән.

Шунысы куанычлы, үзешчән сәнгать коллективларының 10сы «халык», «үрнәкле» исемен йөртә. Традицион чаралардан «Саумысыз, авылдашлар!», «Шәҗәрә бәйрәме», «Хәтер көне», «Нәүрүз», «Ураза бәйрәме», «Корбан бәйрәме», «Юбилей кичәләре», «Масленица» һ.б. уздырылган.

Урындагы җитәкчелек тарафыннан мәдәният өлкәсенә зур игътибар бирелә. Әйтик, 2013 елда бюджеттан юнәлтелгән средстволар күләме расланган планнан 20,6 процентка арткан. Узган отчет чорында өлкә эшчәнлеген алып бару өчен районнан- 4 млн 680 мең, республикадан -  6 млн 970 мең,  федераль бюджеттан  270 мең 500 сумлык акча средстволары бүленгән.

Район мәдәният бүлеге начальнигы Галинур Әлимбәков җыелышта ясаган төп  докладында әнә шуларга тукталып, муниципаль район хакимиятенең даими хәстәрлеге белән мәдәни учреждениеләрнең материаль-техник базасы ныгытылуын билгеләде. Мәсәлән, район балалар китапханәсе бинасына 199 мең сумлык капиталь ремонт үткәрелеп, 150 мең сумга техника алынган, 99,5 мең сумлык янгын сигнализациясенә монтаж эшләнгән. Район балалар сәнгать мәктәбенең янгын сигнализациясе монтажына -219 мең, М.Гәрәев ис. кинотеатр бинасы ремонтына- 493 мең, яктылык һәм тавыш аппаратурасы алуга – 1425 мең, мебельгә – 716 мең, театраль креслолар яңартуга- 461 мең, Этәй авыл  мәдәният йорты бинасы ремонтына- 487 мең, Үрмәт авыл  мәдәният йорты котельные ремонтына - 98,5 мең, Кужбахты, Лаяшты, Югары Манчар, Кече Бишкурай, Сүлте авыл мәдәният йортларының түбәсен тәртипкә китерүгә- 198 мең, Югары Юлдаш, Яңа Күктау, Шәммәт, Краснояр авыл клубларын, Лаяшты авыл мәдәният йортын төзекләндерүгә, насос һәм казаннарын алыштыруга 62 мең сумлык акча средстволары файдаланылган.

Әйтергә кирәк, мәдәни учреждениеләр тарафыннан халыкка түләүле хезмәтләр күрсәтелеп, аның күләме 1 млн. 761 мең сум тәшкил иткән. Бу средстволар матди-техник базаны ныгытуга, төзекләндерүгә, чаралар үткәрүгә, хезмәт хакы алуга файдаланыла.

Ел буена иҗади коллективлар республика һәм Халыкара конкурсларда катнашып, уңышлы чыгыш ясаганнар. Шул рәвешле, алар әлеге күрсәткечләр буенча республикада 5 урынны били. Әйтик, «Чагыл» халык театры җитәкчесе Э.Миңнеголова - БР Президентының 50 мең сумлык грантына (иң яхшы хезмәткәр), район ял паркы 100 мең сумлык грантка (иң яхшы мәдәният учреждениесе) лаек булган. Татар һәм башкорт җырларын башкаручылар-ның Ф.Кудашева ис. Халыкара «Дуслык моңы-2013» фестивалендә Дөмәй авылыннан 11 сыйныф укучысы И.Шәрәфетдинов «Гран-при» яулап, «ВАЗ» автомобиле белән бүләкләнгән һ.б.

Төп чыгыш ясаучының  докладын район мәдәният сарае директоры Р.Хәбибов, район балалар сәнгать мәктәбе директоры Л.Габдуллина, үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Ф.Зиннәтуллина, М.Гәрәев музее директоры Ә.Сабирова, район тарих-туган якны өйрәнү музее директоры Р.Камалов тулыландырды.

Җыелышта муниципаль район хакимияте башлыгы урынбасары Р.Галимов катнашып, чыгыш ясады.

Хезмәт алдынгылары билгеләнеп, БР Мәдәният министрлыгының республика халык иҗаты үзәгенең сертификаты район мәдәният сараеның халык театры җитәкчесе Э.Миңнеголовага һәм аккомпаниаторы А.Миңнеголовка бирелде. Район мәдәният бүлегенең Мактау грамотасына - район мәдәният сараеның художник -куючысы Д.Хәсәнова, район балалар сәнгать мәктәбе преподавательләре Л.Таҗиева, Р.Шәйдуллина, Аккүз авыл китапханәсе китапханәчесе И.Шакирҗанова, Дөмәй авыл мәдәният йорты директоры Е.Шәрәфетдинова лаек булды.

Агымдагы ел РФ Президенты В.Путин тарафыннан,  шулай ук республикада Мәдәният елы буларак игълан ителеп, бу җәһәттән күп  чаралар үткәрү планга кертелгән.

Ильфира Нигъмәтуллина.