Общество

Район төзелүнең 80 еллыгын каршылап

Түбән Яркәйнең югары дәрәҗәле белгече

МТС, РТП, «Сельхозтехника» һәм башка исемнәр белән йөртелгән районның иң зур предприятиесе бик күп хезмәт алдынгыларын, исемнәре районга гына түгел, бөтен республикага, хәтта СССРга билгеле булган шәхесләрне, белгечләрне тәрбияләде. Токарьлар Фәрит Фәтыйхов, Бәдәви Минһаҗев, инженерлар Фәнил Нуретдинов,Рөстәм Локманов, слесарьлар Фәнил Сәлимов, Тимерҗан Яппаров, СССР Дәүләт премиясе лауреаты, эретеп ябыштыручы Хәмидә Саттарова, шоферлар Радик Хуҗин, Миңнемөхәммәт Зарипов һәм башкаларның исемнәре район елъязмасына алтын хәрефләр белән язылган. Алар арасыннан Әдәл Фәйзелкадыйр улы Миңнемөхәммәтовны искә алмый китсәк, зур гаделсезлек булыр иде.

Моннан 80 ел элек энҗе карлы кышның февралендә Түбән Яркәйдә күп балалы гаиләдә аваз салган Әдәлгә дөньяның ачысын-төчесен бик яшьли татырга туры килә. Сугыш чоры баласы буларак, җылы мәктәпләрдә уку, туйганчы икмәк ашау, матур киемнәр кию бәхе-
те тими аңа. Укуга дәрте, сәләте булган егет җиде-еллык белем белән генә чикләнә. Әтисе сугыштан каты яраланып кайткач, авыруны карау, нигездә, әнисе Мәмдүдә белән сигез яшьлек малайга төшә.

Әдәл Фәйзелкадыйр улы хезмәт юлын район кулланучылар җәмгыятенә караган чәйханәдә ат караучы булып башлый. Өч ел ярым Ерак Көнчыгышта армия сафларында хезмәт итә. Аннан кайту белән Чиләбе металлургия заводына эшкә урнаша. Армия хезмәтендә һәм заводта чыныгу алган, җаваплылыкны тойган егет туган ягына кайта һәм 1963 елда «Сельхозтехника» район берләшмәсендә слесарь-монтажчы булып эш башлый. Бер үк вакытта газ белән эретеп ябыштыручы һөнәрен үзләштерә.

Техника катлау-ланган, саны арткан саен аны сыйфатлы хезмәтләндерүче оста белгечләр әзерләү зарурлыгы килеп туа. Бигрәк тә электр җиһазларына ремонт үткәрү өчен төпле белгечләр булмавы үзен сиздерә. Берләшмә администрация-се тәкъдиме белән Әдәл Фәйзелкадыйр улы Дәүләкәнгә юллана, анда электр слесаре һөнәренә укып чыга һәм пенсия яшенә җиткәнче, алган белгечлегенә тугры булып кала.

Үз эшен яратып, күңел җылысын биреп башкаручы Әдәлнең исеме тиз арада  тирә-якка тарала. Язгы чәчү, урып-җыю чорында күпчелек вакыты басуда - механизаторлар янында үтә аның. Осталыгы арткан, исеме таралган саен ярдәм итүен сорап, күрше - Чакмагыш, Бакалы, Дүртөйле, хәтта ТРның  Актаныш районнарыннан килүчеләр саны да ешая. Тик остаз өчен район мәнфәгате өстенрәк була: читтән килүчеләрне дә борып җибәрми, чиратка куя.

Ул чорда һәр эшләүче кешегә, коллективка план бирү характерлы иде. Аны арттырып үтәүчеләр ае-руча макталды, акчалата премияләр, бүләкләр, Мактау грамоталары алды. Әдәл Фәйзелкадыйр улының гаилә архивында кыйммәтле ядкәр булып сакланган Дипломнарның, Мактау грамоталарының һәм хатларының иге-чиге юк дисәң, һич арттыру булмас. Алар квартал, истәлекле бәйрәм саен бирелеп барылган.

1977 елда «Аеруча хезмәт күрсәткән өчен»  медале белән бүләкләнү уңаеннан БАССР Министрлар Советының «Сельхозтехника» республика берләшмәсе рәисе В.Л.Вогошин шундый эчтәлекле хат җибәрә:

«Хөрмәтле Әдәл Фәйзелкадыйр улы! «Сельхозтехника» республика берләшмәсе коллективы Сезне Хөкүмәтебезнең югары бүләге - «Аеруча хезмәт күрсәткән өчен» медале алуыгыз белән чын күңелдән котлый, Сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, эшегездә тагын да югарырак уңышларга ирешүегезне тели».

Тракторга утырып җир сөрмәсә, комбайн штурвалы артында иген урмаса да, 1978 елда дәүләткә авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерүдәге һәм сатудагы зур уңышлары өчен Башкорт АССР Югары Советы Президиумы Указы белән Мактау грамотасы бирелә. Димәк, аның игенчелекне һәм терлекчелекне күтәрүгә, техниканың төзек эшләвен тәэмин итүгә хезмәте зур булган. Бу хакта республика җитәкчелеге яхшы аңлаган.

Берләшмәнең Почет кенәгәсенә кертелгән, дистәләгән Почет грамоталары, медальләр белән бүләкләнгән хезмәт баты-рын район, республика журналистлары да искә алып торды, эш урынына эзне суытмады. Республиканың «Башкортостан» гәзите хезмәтенә югары бәя биреп, аны өлкәннәрнең - якын дусты, ярдәмчесе,  яшьләрнең – киңәшчесе, тәрбиячесе, руль артында утыручыларның - таянычы, дип атады.

Һәркайда мактаулы булган, кешеләргә күп игелекләр күрсәткән Әдәл Фәйзелкадыйр улының тормышы ал-гөлләрдән генә тормый. 1997 елда юлда барганда авариягә очрап, мотоциклына ут каба, бармаклары янып, аларны кисәргә мәҗбүр булалар. Инвалидка әйләнгән ра-йондашыбыз  авырлыклар һәм сынаулар алдында сынмыйча, сы-гылмыйча, көчле рухлы кеше булып кала. Тормыш иптәше Руфина, балалары Әнисә, Рәсил, Рүзил беренче ярдәмчеләре, рухи азык биреп торучылары була.

Язмабызның герое бүген юк инде. Аның эшен балалары, оныклары дәвам итә. Рәсилнең өлкән улы Шамил дәү әтисе юлын сайлаган - электротехник һөнәрен үзләштерә.

1 февральдә Әдәл Фәйзелкадыйр улына 80 яшь тулган булыр иде. Гаилә әгъзалары, туганнары, якыннары белән бергә, районыбызның горурлыгы булган якташыбызны хөрмәтләп искә алыйк.

Эрнест Каһиров,

БР Журналистлар берлеге әгъзасы.

Югары Яркәй авылы.