Общество

Аккүз авыл советы авыл биләмәсендә район «Маяк» гәзите редакциясе көннәре»: районның 80 еллык юбилеен каршылап

Илеш халкы зур вакыйга – район төзелүнең 80 еллык юбилеен (2015 елның 31 гыйнвары) каршыларга әзерләнә. Барыбызга да мәгълүм: шушы дәвер эчендә ул данлы юл үтте, икътисади яктан ныгыды. Кайсы гына төбәккә барма, төзек авыллар һәм юллар, матур төзелешләр һәм социаль тәгаенләнештәге учреждениеләр каршы ала. Халык мул һәм бай тормышта яши. Агросәнәгать комплексы предприятиеләре, эшкәртүче сәнәгать предприятиеләре авыл хуҗалыгы һәм башка төр продукцияләр белән ил табынын баета. Кыскасы, тулы канлы тормыш белән яши район. Халкының даны, Илешнең уңышлары Башкортстанда гына түгел, ил күләмендә билгеле. Үзебезнең җирлектән чыккан һәм төрле өлкәләрдә маһирлыгы белән танылган якташларның иге-чиге юк. Шушы тарихи елъязманы барлау, үткәннәрне яңарту һәм яхшы үрнәктә яшь буынны тәрбияләү максатында урыннарда “Маяк” гәзите редакциясе көннәре” үткәрелеп, юбилейга кадәр һәр авыл советы авыл биләмәсеннән махсус сәхифәләр биреләчәк. Район китабының беренче бите – Аккүз авыл советы авыл биләмәсе хакимиятенә.

 

Яңарыш юлында

Саннар ни сөйли?

«Сөн» совхозы белән И.Н.Мостафин җитәкчелек иткән заманнарда «Уфанефтехим» ачык типтагы акционерлар җәмгыяте сафка бастырган (1990-1992 еллар) төзелешләр:

-Аккүз авылында – МТМда гараж, ындыр табагында ике бәрәңге саклагыч, чипсы цехы;

-Калининда – яшь маллар үстерү торагы, МТМда гараж;

-Кыпчакта -каз фермасы, МТМда гараж;

-Шәммәттә – бәрәңге саклагыч, МТМ да гараж, склад, гидропон цехы;

Кенәз-Елгада – ике мал торагы.

  

«Сөн» хуҗалыгының тарихы ерак үткәнгә – илнең, колхозлашу чоры белән бәйле, шанлы елларына туры килә. Ул дәвердә төбәктәге 5 авыл да – Аккүз, Шәммәт, Кенәз-Елга, Кыпчак, Калинин һәр-кайсы бер колхоз булып оеша һәм аерымнары бүгенге исеменә башлангыч бирә: «Сөн», «Кызыл Сөн»... Эреләтүләр башлангач, алар «Сөн» хуҗалыгына берләштерелә. Арытабангы язмышы инде илдәге, Башкортстандагы сәясәт белән үрелеп барып, төр-ле исемнәрдә эшчәнлек ала: Жданов ис. колхоз (1957 ел), «Сөн» колхозы (1988), «Уфанефтехим» акционерлар җәмгыятенең «Сөн» совхозы (1990), «Сөн» авыл хуҗалыгы артеле (2001), «Сөн» авыл хуҗалыгы производство кооперативы (2005) һәм аның районның 80 еллык тарихында үз юлы, үз эзе бар.

Нигез салынган дәвердән алып, бүгенге көнгә кадәр предприятиене яшәтүче, ил табынын икмәкле һәм агросәнәгать комплексының башка төрле продукциясе белән сыйлы итүче – аның уңган кешеләре. Аларның күп еллар тир түгеп, яхшы күрсәткечләргә ирешкәннәренең, «Колхозның атказанган эшчесе» дәрәҗәсенә лаек булган 53 сөнленең исемнәре хуҗалыкның «Хезмәт даны» китабында мәңгеләштерелгән. Аларга соңгы елларда «БРның атказанган авыл хуҗалыгы  хезмәткәре» исемен яулаган өч кеше, шулай ук Ленин, С.Юлаев орденнары кавалерлары, РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы Рәхмәтенә һ.б. лаек булган хезмәт алдынгылары өстәлгән.

Хуҗалыкта элек-электән басучылыкка ныклы игътибар бирелү аркасында, игенчеләре районда мул уңыш үстерүчеләр булып таныла. Мәсәлән, 1961 елда биредә ашлыкның тулай җыемы 41365 центнер булса, ун елдан соң, ягъни 1971 елда аны 71963 центнерга җиткерәләр. 1978 елда исә рекорд куялар – ил бураларына 96000 ц ашлык салына. Ит, сөт җитештерү буенча йөкләмәләрне дә ел саен үтәп киләләр. 1964-1978 елларда – мәк, 1990-2011 елларда, районда бердәнбер хуҗалык буларак, бәрәңге үстерү белән дә шөгыльләнәләр. Әйткәндәй, 2002-2004 елларда «Русиянең 100 иң яхшы бәрәңге үстерүчесе» рейтингына (38 урын) кертеләләр, ә биш ел рәттән -2004-2008 елларда Мәскәүдә үткәрелүче «Алтын көз» агросәнәгать комплексы күргәзмәсендә актив катнашып, ике алтын, ике көмеш, бер бронза медаль, Дипломнар яулыйлар. Сөнлеләрнең продукция җитештерүдәге уңышлары төрле елларда БР Президентының Рәхмәтләре, КПСС район комитетының һәм район Советы башкарма комитетының күчмә Кызыл байраклары, вымпеллары, муниципаль район хакимиятенең Дипломнары һ.б. белән билгеләнгән.

Гомумән алганда, хуҗалык бик күп яхшы башлангычларның инициаторы булды, районның башка АПКларыннан аермалы буларак, яңа төр эшчәнлекләргә юл ачты. Гидропон, чипсы цехлары, лимузин токымлы маллар асрау, казчылык – нәкъ шундыйлардан.

2013 елда сөнлеләр 51000 ц ашлык, 2972 ц көнбагыш, 1765 ц рапс, 37618 данә бәбкә, 105 мең данә йомырка алганнар, ит һәм сөт җитештергәннәр.

Бүген хуҗалык яңарыш кичерә, дип әйтсәк тә, ялгыш булмас. Эшчәнлекләрен тагы да яхшырту, төрле юнәлештә киңәйтү, шул рәвешле, төбәктә яшәгән халыкның  яшәеш сыйфатын күтәрү максатында кооператив әгъзаларының узган елның 26 декабрендә булып үткән гомум җыелышы карары нигезендә «Сөн» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять исемендә эш башлады һәм аның составына Югары Яркәйдәге «Смена» җәмгыяте (инкубатор – кошчылык станциясе) кертелде. Әйтергә кирәк, беренче адымнар ясалган да инде. Ул иң мөһим нәрсәдән, хәвефсезлек хезмәте оештырудан башланып, аның әгъзалары производство участокларында, коллективларда тәртип булдыру өчен һәм һәр төрле урлашуларга каршы көрәш алып бара. Арбасы, КУНы белән өр-яңа «МТЗ-82» тракторы сатып алганнар. Шәммәттәге мал торагына 400 баш роман токымлы сарыклар ур-наштырылган. Бүген инде алар бәрәнли, аерымнары 4-5әр үрчем бирә. Шул рәвешле, аларны киләчәктә 4 мең башка җиткерү күзаллана. Биредә таналар да, Кыпчак фермасында казлар (7 мең баш) асрала.

Көндәлек табыш китерүче сөтчелек  тармагын да яңарыш көтә. Бу максатта алдагы вакытта Аккүз фермасын «500 сөтчелек фермасы» республика программасына кертеп һәм савым сыерларын 400 башка җиткереп, сөт җитештерүне арттыру юнәлешендә эшчәнлек алып барачаклар. Бройлер чебешләр, индоүрдәкләр асрауга да махсуслашып, үзләрендә үк аларны сую цехы ачуны, шулай ук май сыгуны (рапс, көнбагыш үстерәләр), түп эшләүне дә күзаллыйлар. Исанбай авылындагы МТМда исә агач яру, борыслар, блокхауслар, евровагонкалар эшләү планнарына кертелеп, моның өчен пилорама, агач эшкәртү һәм киптерү станоклары алынган. Бу цехта эшләү өчен өч кешене Нижневартовский шәһәренә стажировка үтәргә җибәргәннәр.

Кыскасы, эшләсәң генә акча, финанс яктан тотрыклы буласың. «Сөн» җәмгыяте җитәкчелеге шундый юнәлештә алга ышанычлы адымнар ясый. Моның өчен иң кирәк нәрсә – җирлектә уңган кешеләр бар.

 

Шат балалар авазы тынмый

Хәзерге заман таләпләренә туры килерлек шартлар булдыру максатында, узган елда Аккүз авылы балалар бакчасы бинасына капиталь ремонт эшләре башкарылган. Бүгенге көндә ул яңа сулыш алып, учреждениегә 20 малай, кыз зур теләк белән йөри. Балалар бакчасы мөдире Флүрә Шафыйкова җитәкчелегендәге коллектив һәр сабыйга игътибарлы караш булдырып, аларга яхшы  тәрбия бирергә тырыша.

Әлбәттә, төзекләндерелгән бүлмәләр карашны сөендерә. Әйтик, йокы, кухня, уен, ванна бүлмәләре һәм коридор күзгә күренеп, уңай якка үзгәргән; казаннар да тәртипкә китерелеп, җылы су белән тәэмин ителеш яхшырган. Шулай ук тәрәзәләр еврога алыштырылып, заманча ишекләр куелган.

 

Заманча сулыш алып

Районда сәламәтлек саклау учреждениеләренең материаль-техник базасын ныгыту буенча нәтиҗәле эш алып барыла. Шул рәвешле, «Авылны социаль үстерү» Федераль максатлы программасы рамкаларында авылларда ФАПлар төзелә. Бу җәһәттән әлеге көндә Аккүз авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты төзелеше бара. Күләмле эшне Уфа шәһәренең «Форум» җәмгыяте хезмәткәрләре башкара. Бүгенге көндә кирпечтән бина булдырылып, евро тәрәзәләр һәм ишекләр куелган, түбәсе профнастил белән ябылган, җылылык, су  кертелгән, ут сузыла. Алдагы вакытта эчке якта штукатур эшен башкарасы бар. Бинада авыл советы авыл биләмәсе хакимияте дә урнашачак.  Әйтергә кирәк, Аккүз, Шәммәт, Кыпчак, Кенәз-Елга авылларында фельдшер-акушерлык пункты мөдирләре Әнфисә муллагалиева, Ильфира Гарипова, Мәдинә Камалетдинова, Зөлфия Локманова үз вазифа-бурычларына намуслы караш булдырганнар.

 

Тарихи ядкәр

 Биләмә тарихи урыннарга, объектларга да бай. Ерактан ук үзенең гөмбәзе һәм манарасы белән карашны җәлеп иткән Пантелеимон чиркәве  Кенәз-Елга авылында  урнашкан. Әлеге бина 1890 елда төзелә. Аның эчке ягы да - күркәм, стеналарында  тәреләр, изгеләр  урнашкан. Ул үзенең архитектура  төзелеше белән үзенә җәлеп итеп тора.  Еллар үтү белән искергән, ремонт таләп иткән чиркәүгә отец Варфоломей җитәкчелегендә реставрация эшләре  дә башкарылган. Бүгенге көндә милли традицияләр сакланып килеп, биредә хрис-
тианнарның дини бәйрәмнәре үткәрелә.

 

Тырыш хезмәт – бәхет нигезе

Эш юк, акча җитми, тормыш авыр, дип зарлануны еш ишетергә туры килә. Шөкер, юкны бар итеп, булмаганны булдырып, зарланмый гына дөнья көтүчеләр дә җитәрлек. Андыйлар  һәр көннең һәм сәгать-минутның кадерен белеп, эшеннән табыш кына түгел, күңел юанычы да алып яши. Менә шундый уңган гаиләләрнең берсе Кыпчак авылында яши. Сүзебез – Ирина һәм Саньяф Әмир-җановлар турында.

Гаилә башлыгы бәләкәйдән әти-әнисенә хуҗалыкта ярдәмләшеп, барлык эшнең үзенчәлеген белеп, күреп үсә. Армия сафларында хезмәт итеп кайткач, эретеп ябыштыручы һөнәрен үзләштерә һәм колхозда хезмәт юлын башлый. Шәһәр тормышына кызыкмый ул, ә туган җирендә йорт салып, яраткан кызына өйләнеп, балалар тәрбияләргә хыяллана. Саньяфның матур теләкләре тормышка аша. Шул ук авыл кызы Ирина белән гаилә кора. Хәзер инде яшәешләренә мәгънә өстәп, уллары Айгиз үсеп килә. Ул Аккүз урта мәктәбендә 5 сыйныфта укый. Борыстан күркәм йорт салалар.

Әйткәндәй, Әмирҗановлар 10 елдан артык кәбестә үстерү белән шөгыльләнә. Эшләрен 10 сутый җирдә башлап җибәрәләр. Бераз тәҗрибә туплагач һәм үз көчләренә ышангач, аны 35 сутыйга җиткерәләр. Уңышның күбесе районда үткән ярминкәләрдә, авыл халкына  сатыла.

Биредә эш ел әйләнәсенә тукталмый. Көз җиргә ашлама кертәләр, кыш орлык хәстәрен күрәләр, язын парникның япмаларын яңарталар. Апрель азакларында кәбестәне парникка чәчәләр. Көннәр җылыткач, 5 мең төп кәбестә үсентесен бакчага утырталар, су сибеп, тәр-бияләп торалар.

- Мул уңыш алу өчен вакытында утарга, көн дә су сибәргә, җирне йомшартып торырга, кыскасы, иренмәскә кирәк, - ди Әмирҗановлар.

Моннан тыш, уңган гаилә күпләп мал-туар асрый, кош-корт үрчетә. Бу эшсөяр кешеләрнең арыганлыгын сизмисең дә, киресенчә, күңелләре - күтәренке һәм йөзләреннән ихласлык бөркелеп тора. Эшләренең нәтиҗәсен күрү дәрт-дәрман, ышаныч кына өсти. Язмышларын җиргә бәйләгән Ирина белән Саньяф Әмирҗановларга «Афәрин!» дияргә генә кала.