Общество

Белгеч киңәше

«Каргизәр» операциясе башланды

Юлсыз урыннарда йөрүче моточараларны эксплуатацияләү шартларында кагыйдә бозуларны булдырмау максатында, БР Хө-күмәтенең 2014 елның 15 гыйнварындагы 11 нче санлы күрсәтмәсенә ярашлы, 20 гыйнвардан 21 февральгә кадәр «Каргизәр» шартлы исеме астында операция үтә.

Аның барышында әйләнә-тирәлекне, кешеләр сәламәтлеген саклау, һәртөрле аварияләрне, травма алуларны, бәхетсезлек очракларын булдырмау бурычы куелып, Илеш районы буенча «Гостехнадзор» инспекциясе хезмәткәрләре үзйөрешле һәм юлсыз урыннарда йөрүче транспорт чараларының хәвефсезлеген тәэмин итү буенча күчмә рейдлар үткәрәчәк. Аның файдасы бар. Моны нигезләү өчен үткән елда оештырылган чараларга тукталу да җитә. Мәсәлән, 2013 ел дәвамында «Каргизәр», «Хосусыйчы», «Трактор», «Прицип» операцияләре барышында 148 машинаның, шул исәптән 85 берәмлек тракторның, 24 берәмлек юл-төзелеш техникасының, 33 прицепның һәм 6 «Каргизәр»нең файдалану барышында техник төзеклеге тикшерелеп, теркәлмәгән техника белән идарә итү (3 очрак), техник карау үтмәгән техниканы (4) һәм техника хәвефсезлегенә яраксыз транспорт чараларын файдалану (12) очраклары теркәлеп, аларның барысы да эшеннән туктатылды һәм кимчелекләре вакытында бетерелде. Нәтиҗәдә, бәхетсезлек очраклары күзәтелмәде.

Исегезгә төшерәбез: тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыгы булмаганнарга үзйөрешле, шул исәптән юлсыз урыннарда йөрүче техника белән идарә итү тыела. Шулай ук вазифалы кешеләргә, машина хуҗаларына төзек булмаган, яисә дәүләт техник караулары үтмәгән техниканы эшкә җәлеп итәргә ярамый.

Агымдагы елда юлсыз урыннарда йөрүче мото - чараларга техник карауларны 5 февральдә үткәрү күз уңында тотыла.

Валерий Пантелимонов,

Илеш районы буенча «Гостехнадзор» инспекциясе начальнигы.