Общество

Күңелдәген уртага салып

Авылымның нурлы мәчете

Әлхәмдүлилләһ! Менә яңа елның тәүге ае узып та бара. Аның чараларга бай булуы – һәркемгә мәгълүм. Ә инде аның иң зурысы Пәйгамбәребез туган көне – Мәүлид бәйрәме. Аны бар дөнья мөселманнары билгели.

Рсай авылында яшәүчеләр дә читтә калмады - «Нур» мәчетендә үтте бәйрәм. Аңа өлкәннәр дә, яшьләр дә, үсмер балалар да килгән иде. Аны өйлә намазын укып башлап җибәрдек. Аннан соң мәчетебез имамы Әлзәм хәзрәт һәм Флүр хәзрәт тарафыннан Пәйгамбәребезгә багышланган аят-хәдисләр укылды. Ятимнәргә сәдакалар бирелде. Рсай авыл советы авыл биләмәсе башлыгы Рим Садыйков мохтаҗларга зур күләмдә хәер таратты. Арытаба бәйрәм авылдашларыбыз алып килгән тәмле-ризыклардан әзерләнгән чәй табыны артында үтте.

Хөрмәтле дин кардәшләрем, авылдашларым! Алдагы бәйрәмнәребезне дә матур итеп үткәрергә язсын иде. Әгәр сөекле Пәйгамбәребез сөннәтенә иярсәк, Раббыбызның рәхмәтенә, ризалыгына ирешербез инша Аллаһ!

Наилә Әхмәтҗанова.

Рсай авылы.

 

Балаларны сөендерделәр

Сер түгел, һәр бала Яңа елны көтеп ала. Минем биш бала да шундый хисләр кичерде, Кыш бабайдан «могҗиза» көтте. Бәйрәм алдыннан исә, нәкъ шулай булды – ишегебезне Кар бабай һәм Карсылу шакыды: алар «Илеш районы халкын социаль хезмәтләндерүнең комплекслы үзәге» ДБУ хезмәткәрләре иде. Кадерле кунаклар балаларымны бәйрәм пакетлары, җиләк-җимешләр белән сөендерделәр.Рәхмәт, алар берничә ел инде «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе буенча да сабыйларыма булышлык күрсәтәләр.

Моның нигезендә, әлбәттә, спон-сорлар ярдәме. Шул рәвешле, изге га-
мәл башкаручыларга – эшкуарлар Р.Мәгъдановка, Р.Ялаловка («Универсал»), Л.Нафыйковага («Нур»), М.Шәриповка, шулай ук Р.Мәганавиевка («Илеш ПМК» җәмгыяте), Ф.Якуповка («Илеш урман» ДУП), А.Гыйлемхановка («Илишмолоко» МУП), И.Нәбиевка («Илеш капиталь-төзелеш бүлеге» МУП) рәхмәтләремне юллыйм.Шәфкатьлелек акциясен оештыручы «Илеш районы халкын социаль хезмәтләндерү-нең комплекслы үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе коллективына да ихтирамым зур.

Юлия Нәбиева.

Иске Нәдер авылы.

 

Рәхмәтем чиксез

Һәр кеше тормышта үз юлын үтә һәм артыннан яхшы эшләр, матур истәлекләр калдырырга тырыша. Кагыйдә буларак, андыйлар әнә шундый яшәү рәвешләре белән һәркемгә үрнәк булып торалар.

Сәеткул авылында гомер кичерүче Т.Уразаевага да төбәп әйтелгән дияр идем бу юлларны. Ул – авылдашларын хәстәрләп гомер итүче, күркәм холыклы, тыйнак ханым, гаиләсендә – яхшы тормыш иптәше, кадерле әни. Халык белән яхшы мөгамәләдә булып, уртак тел табуы үзенә хөрмәт китерде дә инде.

Заманында Тәслимә Фәйзрахман кызы М.Гафури ис. хуҗалыкта төрле участокларда тир түкте – ындыр табагында да эшләде, бригадир да булды, Ишкар авыл Советы депутаты итеп тә сайланды. Соңгы елларда эшкуарлык белән шөгыльләнә – авылда магазин ачып, кешеләрне азык-төлек, яшәү кирәк-яраклары белән тәэмин итә.

Мин эшләгән Ишкар урта мәктәбенең Сәеткул филиалы – башлангыч мәктәбе тормышында да актив катнашучыларның берсе ул. Кичәме, бәйрәмме, Тәслимә Фәйзрахман кызы төрле бүләкләр, күчтәнәчләр алып килеп, укучыларны да, әти-әниләрне дә сөендерә, Кыш бабай бүләксез дә калдырмый. Рәхмәтем чиксез, ихтирамым зур аңа. Теләгем – башлаган эше уңыш китерсен, үзе сәламәт булсын.

Флүсә Шәрифҗанова, укытучы.