Общество

Юбиляр түрне бизәр

Күңеле дә саф кыш сыман

85 ел элек табигать аклык-пакьлыкка күмел-гән илаһи мизгелдә Илеш авылының эшсөяр колхозчылары Фаягөл һәм Фәрвәҗетдин Бәдертдиновлар гаиләсендә икенче бала бу-лып, бер кызчык дөньяга килә. Әти-әнисе аңа Мөслимә дигән матур исем куша.

Дәү әнием кечкенәдән кешелекле, итәгатьле, ярдәмчел булып үсә. Балачагы дәһшәтле сугыш елларына туры килә аның. 1941 елда илебезгә фашистлар басып кергәндә, аңа бары 12 генә яшь булган. Илеш җидееллык мәктәбен тәмамлагач та, акча булмау сәбәпле, укуын дәвам итә алмый, тырышып эшкә тотына – дус кызлары белән Аяткегә барып, күмер, торф  чыгаруда булыша.

Сугыш тәмамланып, илләр тынычланып, берникадәр вакыт үткәч, дәү әтиебез, Илеш авылының баһадир егете Риф Гарифҗан улы белән чәчләрен чәчкә бәйләп, күркәм гаилә коралар. Икесе дә “Искра» колхозында тырыш хезмәт сала – нәнәебез мал караучы булса, дәү әтиебез бригадир вазифасын башкара. Дәү әниемнең күп кенә бүләкләре, медальләре аның тырышлыгы хакында сөйли. Шулай ук тыл һәм хезмәт ветераны да ул.

Үз тырышлыклары белән күркәм йорт тергезеп керәләр. Билгеле, авыл җирендә кош-корт, мал-туар асрамый яшәү мөмкин түгел. Бер-бер артлы мәхәббәт җимешләре - 5 балалары дөньяга аваз сала. Аларны укытып, тиешле тәрбия һәм белем биреп, зур тормыш юлына бастыралар. Кызлары, әнием Зәлифә һәм Альмира  – Югары Яркәйдә яшиләр, район үзәк дәваханәсендә эшлиләр; уллары Рәфис белән Рәис – Нижневартовскийда; кече уллары Рөстәм – Илеш төп мәктәбе директоры. Барысы да үз гаиләләре белән тату гомер кичерәләр. Тик, кызганычка каршы, 50 ел бергә тормыш кичергәннән соң, дәү әтиебезне ачы язмыш җилләре бу фани дөньядан алып китте. Дәү әнием бик түзем булды - тормыш сынауларына бирешмәде, балалары, оныклары өчен үзендә көч табып, бар гомерен аларга багышлады. “Ана даны» медален йөртүе дә – моңа ачык мисал.

Безнең якын кешебез – уңган хуҗабикә, хәстәрлекле әни, кайгыртучан дәү әни. Аның киңәшләре тормышыбызда һәрвакыт ярдәм итә, безнең шатлыкларга, уңышларга ихлас куануы канат куя. Ачык йөзле, юмарт, тыйнак, күркәм зат ул безнең кадерлебез. Аның пөхтәлеге, матур, затлы итеп киенүе, заман артыннан калышмавы, гомумән, матурлыкны яратып, тормыштан ямь табып яшәве - күпләргә үрнәк. 

Дәү әнием  Мөслимә Баһаманова - тормышчан, олы җанлы, хөрмәткә лаек, төпле акыллы, ярдәмчел кеше. Бүген ул безнең ныклы терәгебез, балалары һәм оныклары таянычы булып, 85 яшьлек олы юбилеен билгели. Киләчәктә дә кадерлебезгә имәндәй ныклы сәламәтлек, күтәренке кәеф,  озын гомер, балалар хөрмәтендә, оныклар игътибарында яшәргә язсын иде.

Оныгы Нәфис Хәбетдинов.

Югары Яркәй авылы.