Общество

«Илишинформцентр» ДУПта

Бүләкләр – Маяк» акциясе җиңүчеләренә

Үткән җомгада «Илишинформцентр» дәүләт унитар предприятиесенең 2013 елдагы эшчәнлеккә йомгак ясауга багышланган көн тәртибе белән отчет җыелышы булып үтте.

Анда, елдагыча, «Маяк» акциясе җиңүчеләрен - «Ел кешесе -2013» исеменә, мөхәррирнең махсус призына лаек булучыларны, лауреатларыбызны, «Лото уены -2013» призерларын билгеләү чарасы оештырылып, аларга предприятиенең, спонсорларыбызның бүләкләре тапшырылды, изге теләкләр җиткерелде.

Акцияләрдә катнашучылар – гәзитебезне алдыручылар, яратып укучылар һәм аның укымлы булуына лаеклы өлеш кертүчеләр. Алдагы вакытта аларның саны артыр дип өметләнәбез, ә җиңүчеләрне «Маяк» белән бәйләнешне өзмәскә чакырабыз.