Общество

Көн артыннан көн

районда - үткән атнада

*Югары Яркәйдәге беренче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Айдар Рим улы Фәрхетдиновка шушы көннәрдә БР Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгының «Иң яхшы тренеры»  медале тапшырылды.

*Күптән түгел Благовещенск шәһәрендә үткән мари теле буенча республика олимпиадасында районыбызның Базытамак һәм Андреевка урта мәктәпләреннән укучылар катнашты. Гомум нәтиҗәләр буенча Базытамак урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Жанна Митрофанова (укытучысы -  Л.Сәйфетдинова) өченче урынга лаек булды.

Шулай ук Уфа шәһәрендәге К.Дәүләткилдеев ис. гимназия-интернатында башкорт теле һәм әдәбияты фәннәреннән республика олимпиадасында районнан укучылар катнашып (рәсемдә), яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Этәй урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Юлия Яковченко (укытучысы – Г.Мөхәммәтова) – беренче, Югары Яркәйдәге дүртенче урта мәктәпнең 9 сыйныф укучысы Айгөл Газизова (К.Насртдинова) – икенче,М.Гәрәев ис. Бишкурай урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Динара Гыйльданова (Р.Хәдимуллина) өченче урынга лаек булды. Олимпиада җиңүчеләре һәм призерларына – БР Мәгариф министрлыгының дипломы, укытучыларына  Рәхмәт хатлары тапшырылды.

*Күптән түгел Уфа шәһәрендәге утызынчы санлы балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә йөзү буенча VII традицион ачык турнир үтте. Анда райондашыбыз, Югары Яркәйдәге Т.Рахманов ис. урта мәктәп укучысы, икенче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә тренер-преподаватель З.Зиннәтуллина кул астында шөгыльләнүче Динара Гарифуллина 2004 елгы һәм аннан кечерәк яшьтәге кызлар арасында 50 метрга колач салып йөзүдә беренче урын яулады. Җиңүче Уфа шәһәрендәге утызынчы санлы балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең медале, грамотасы белән бүләкләнде. Әйтергә кирәк, Динараның агымдагы уку елында гына 3 җиңүе исәпләнә.

*Күптән түгел Югары Яркәйдәге «Яшьләр үзәге» МАУда район оешма-предприятиеләренең уполно-моченныйлары, ягъни хәрби хезмәттә булган запастагы гражданнары белән занятиеләр үткәрелде. Анда Дүртөйле шәһәре, Дүртөйле һәм Илеш районнары буенча хәрби комиссариаты бүлекчәсенең мобилизацияле ресурсны планлаштыру, билгеләү, әзерләү һәм исәп алып бару бүлеге начальнигы Фәрит Каюмов чыгыш ясады. Ул бүлекне хәрби әзерлеккә китергәндә уполномоченныйларның эзмә-эзлекле эшчәнлеге, аларга хәбәр итү һәм аларны җыю тәртибе турында сөйләде.

*Агымдагы елның 18 гыйнварында Югары Яркәйдә янгын чыгып, шәхси йортка 150 мең сумга якын зыян килде. «БР буенча федераль янгынга каршы хезмәтнең 18 отряды» ФДКУның 122 нче янгын часте хезмәткәрләренең оператив эш итүе нәтиҗәсендә, 500 мең сумлык милек саклап калынды, күршеләренең уяулыгы аркасында йорт хуҗасы исән калды. Янгынның  сәбәбе ачыклана.