Общество

Табын түрендә - алтын парлар

Янә кияү белән кәләш кебек

Ишкар авылында Флизә һәм Мөнир  Әхмәтовлар (әнине Илештә Шәйдуллина дип беләләр) 50 ел мәхәббәттә һәм татулыкта гомер кичерәләр.

Әниебез 1943 елның 12 июлендә Ишкар авылында Миңзадә һәм Хәниф Шәйдуллиннарның күп балалы гаиләсендә дөньяга килә. Аңа Флизә дигән матур исем бирәләр.

Дәү әтиебез сугыштан җиңү белән кайтса да, гаиләгә кыенлыкларны күп күрергә туры килә. Әйтерсең дә, язмыш яңадан-яңа сынаулар җибәреп, бу гаиләне чыдамлыкка сыный. Дәү әниемнең ныклы характеры, гаять зур тырышлыгы һәм эшкә сәләтлелеге нәтиҗәсен-дә Шәйдуллиннар бөтен тормыш авырлыкларын намус белән җиңеп чыгалар.

Безнең әнигә дә, 10 нчы сыйныфны тәмамлагач, һөнәр сайларга кирәк була. Шул рәвешле, Копейск шәһәрендә кооперация техникумында укый, ләкин сатучы һөнәрен күңеле якын итә алмый. Шуңа күрә техникумны тәмамлап, диплом алгач, Илешкә кайта һәм Гремучий Ключ авылындагы балалар йортына вожатый булып эшкә урнаша һәм читтән торып, Бөре педагогия инс-титутында белем ала. Анда аны күрше Восток авылына ялга кайткан яшь инженер Мөнир Әхмәтов күреп ала. Ул Чакмагыш авылында моторлар төзү заводы фи-лиалында эшләгән була. Дулкынланып торган куе чәчле һәм яшькелт-соры күзле мөлаем егет кара чәчле кызның күңеленә хуш килә. Яшьләр очраша башлыйлар һәм 1964 елның 21 гыйнварында  -50 ел элек өйләнешәләр. Әние-без 1 нче санлы Чакмагыш мәктәбенә – озайтылган көн төркеменә тәрбияче булып урнаша. Арытаба түбән сыйныфларда укыта. Үз балаларын үстерергә, үзенә укырга, укучыларга белем, тәрбия  бирергә – аңа никадәр авыр булуын хәзер генә аңлыйм мин. Әйе, тормыш кыенлыклардан тора, ләкин ул чыдам «ак-кургаш солдат» кебек, язмыш сынауларына бирешми, алга бара. Әхмәтовларның яшь гаиләсендә башта уллары Азат, аннар мин, кызлары Маргарита, миннән соң кече уллары Айдар туа. Әти-әниебез безне эшсөяр, намуслы һәм игелекле итеп тәрбияли алдылар. Алар – үзләре дә шундый кешеләр. Барыбызга да югары белем бирделәр, туйлар ясадылар, оныкларын үстерергә ярдәм итәләр.

Әти-әниебез характер-лары буенча – төрле, әмма икесе бергә – гармонияле пар. Әтиебез – киң эруди-цияле, аның әллә күпме идеяләре, уй-теләкләре һәм конструкторлык эшләре, рационализаторлык тәкъдимнәре бар. Ә әниебез – сәнгать дөньясына гашыйк, шигъри җанлы кеше. Аның тылсымлы, яңгыравык тавышының кайдан барлыкка килүен бер Ходай үзе генә белә. Ул җырлаганда хәтта сандугачлар да искиткеч тавышы, таланты алдында башларын иеп, тынып каладыр диясем килә. Ә кешеләрнең, үзләре дә сизмәстән, күзләре яшьләнә. Бик күп конкурслар лауреаты, җиңүчесе дә җырчы әниебез. Әгәр язмыш аңа сәнгать юлыннан китәргә насыйп итсә, ул чын артист булыр иде. Хәер, ул моңа үкенми. Аның каравы, ул укытучы, чын Укытучы булды. Әдәбият дәресләрендә әсәрләрнең эчтәлеген шул-кадәр матур итеп сөйли, геройларга искиткеч оста характеристикалар бирә (үз вакытында ул минем укытучым һәм сыйныф җитәкчем булды), яңа теманы үтә дә аңлаешлы итеп төшендерә иде! Чакмагыш ра-йоны үзәгендәге иң яхшы мәктәпнең директор урынбасары булып эшләгәндә төннәр буе дәресләр расписаниесен төзү өстендә утырулары!..

1979 елда безнең гаиләбез, туганнарга якынрак булсын дип, Чакмагыш районыннан Илешкә күчен-де. Әнием озак еллар, пенсиягә чыкканчы, район мәгариф бүлегендә кадрлар  һәм башлангыч сыйныфлар буенча инспектор булып эшләде. Башлангыч сыйныфлар укытучылары, үзе кайчандыр тормышка юллама биргән, эшкә урнаштырган яшь педагоглар аны бүген дә җылылык белән искә алалар.

Әтием районара төзелеш оешмасында, аннары техник инвентаризацияләү бюросында эшләде. Әти-әниебез, кайда гына эшләсә дә, бар җирдә дә яхшы исәптә булдылар, хезмәттәшләре арасында лаеклы абруй казандылар. Белеме буен-ча төзүче әтиебез үз гомерендә гаиләсе өчен өч йорт тергезде, бик күп агач һәм куаклар утыртты, менә дигән ике ул һәм кыз үстерде. Үзенең чын ир-егет миссиясен ул тулысынча үтәде. Ә гаилә корабының капитан рубкасында әниебез һәрвакыт штурман булды һәм шулай булып кала, штурвалны кулларында ышанычлы тота һәм корабны тормыш дулкыннары буенча алып бара. Ул һәрчак гаиләсе алдына яңа максатлар куя һәм безнең кораб һәрчак ниндидер яңалыкка омтыла. Шул ук вакытта өйдә ямьлелек тудыру – аның характерының икенче күркәм ягы. Безнең өйне яратып һәм зәвык белән сайлап алынган бик күп матур әйберләр бизи, бик күп гөлләр ел әйләнәсенә чәчәк атып утыра. Өйдә чәчәк атмый торган гөлләр дә хәтта чәчәк ата бездә. Ә стеналарны әниемнең төннәр буе йокламый чиккән картиналары бизи! Һәм ул алдан билгеләнгән рәсемне һәрвакыт үзгәртә, үзеннән-үзе нәрсәдер өсти: аның теләге буенча өй янында я Кар бабай барлыкка килә, я кыр чәчәкләре өстендә күбәләкләр оча... Ә аның ничек оста пешеренүен белсәгез! Күпереп пешкән тәбикмәген, бәлешен, чәк-чәген, үзе кискән токмачлы ашларын, төрле пирогла-рын бер тапкыр булса да татып караган кеше әлеге кунакчыл йортка - чын оҗмах почмагына кабат-кабат килә.

Ир белән хатын өчен 50 ел бергә яшәү күпме, азмы? Минем фикеремчә, бу – гаилә бәхетенең ал-тын урталыгы гына. Шушы еллар эчендә шатлыгы да, кайгысы да булган, әмма без, аларның балалары, елдан-ел, үзебез өлкә-нәя барган саен, инде үз балаларыбызны үстереп, әти-әниебез киңәшләренең никадәр төпле булуын, аларның безнең өчен бик күп яхшылык эшләвен ныграк аңлыйбыз. Алар бүген дә - кияү белән кәләш кебек. Безнең үз гаиләләребез, тормышта үз юлыбыз бар, әмма кадерле кешеләребез көтеп торган өебезгә зур теләк белән кайтабыз, чөн-ки аларның безнең өчен борчылуларын, исәнлегебез өчен догалар укуларын, тик яхшылыклар гына теләүләрен беләбез. Әти-әние-безнең игелеклелеге, шәфкатьлелеге, безгә ышану-лары күңелләребезгә өмет сала, яңа җиңүләргә этәргеч булып тора.

Республика, район  үсеше-нә лаеклы өлеш керткән хезмәт ветераннарын – әти-әниебез Флизә Хәниф кызы һәм Мөнир Бәшир улы Әхмәтовларны барлык балалары, җиде оныклары, туганнары исеменнән алтын туйлары белән котлыйм, ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, якыннары һәм туганнары арасында озак еллар гомер кичерүләрен телим. Безнең гаилә учагындагы ут барысына да яктылык һәм җылылык бүләк итеп, озак еллар янсын!

Маргарита Хәйретдинова.

Шаран районының Шаран авылы.