Общество

Йөзьяшәрләр турында

Гомере заяга үтмәгән

Кышның матурлыгына сокланып, урам буйлап атлап барам. Каршыма бер әбекәй  якынлаша. Мин аны шунда ук таныдым. Ул – Иштирәк авылында яшәүче, күптән түгел 100 яшен тутырган Сираҗия инәй.

Сираҗия Динислам кызы Янгирова 1913 елның кыш аенда дөньяга килә. Аның балачагы ачлык елларына туры килә. Җиде яшендә әтисез калып, ятимлек михнәтләрен үз башыннан кичерә. Ләкин ул бирешми, киләчәккә өмет белән яши.

Сираҗия 25 яшендә шушы ук авыл егете Хариска кияүгә чыгып, бер-бер артлы 3 ба-
лалары туа. Ләкин берсенең дә гомере булмый – туа торалар, җир куенына керә баралар.

-Шушы балаларның үлеме мине алып китәр инде дия торган иде Харисым, - дип күз яшьләре белән искә ала әбиебез.

Аның сүзләре хак була. Өйләнешеп, 6 ел гына яшәп калалар, тормыш иптәшен дә балалары артыннан җир куенына тапшыра. Шулай итеп, Сираҗия әби 31 яшендә ялгызы торып кала.

Тормыш үз агымы белән алга бара. 5 елдан соң тагын үз мәхәббәтен - Шәйнурны (хәзер мәрхүм) очрата: яшь аермасы зур булса да, алар мәхәббәтләренә тугры калып, 3 балага гомер бирәләр.

Язмыш, язмыш. Уллары Җәмигънурга яшь ярым булгач, янә гүр иясе була. Шулай итеп, Ходай Тәгалә 6 баланың икесенә генә гомер бирә. Әмма ул бирешми, тормышны яратып, дөнья көтүен дәвам итә. Әлеге көндә кече улы  Филлүр генә исән, ул үз гаиләсе белән Дүртөйле шәһәрендә яши. Үзләре янына яшәргә чакыралар да, Сираҗия әбиме соң шәһәр җирендә яши торган кеше.

-Үз өемдә, үз почмагымда яшәсәм, мин бәхетлемен, - дип елмая ул ихлас күңелдән.

Гомер буе колхозда эшләп, пенсиягә чыга һәм бүген төбәгебезнең абруйлы кешеләренең берсе инәебез. Аны зурлап һәм хөрмәт итеп, 100 яше Иштирәк авыл клубында билгеләп үтелде. Үзе дә, авыл халкы да кичәдән бик канәгать калды. Чара азагында без аны хәтта бию дә биеттек. Каршыбызда 100 яшьлек әби бии дип, һич кенә дә әйтмәссең.

Шул да сокландыра, аның бер елны да ураза тотмыйча калганы юк. Яше зур булса да, хәтере яхшы, догаларны яттан белә, күзләре дә яхшы күрә.

-Картаям шикелле, бер күзем начаррак күрә башлады, - дип шаярта әбиебез.

Әлеге көндә авылдашыбыз оныгы Радик белән яши. Ул үзен бәхетле саный һәм тормыштан канәгать.