Общество

Беренче сабый туды

Яңа ел яңа шатлык-бәхетләр алып килә. Районыбыздагы иң сөенечле вакыйгаларның берсе – ел башыннан  22 бала дөньяга аваз салды. Ә беренче сабый тавышын ишетү шатлыгына исәмәтлеләр иреште.

Әйткәндәй, 2014 елга аяк баскач, 2 гыйнвар көнне Исәмәт авылындагы Зилә һәм Искәндәр Диниевлар гаиләсенә бәхет өстәп, өченче сабыйлары Айгиз дөньяга килде. Бәләкәч бу көнне 13.45 сәгатьтә аваз биреп, аның авырлыгы - 3кг 550 грамм, буе 57 см булды.

Диниевлар - авылда үрнәкле гаиләләрнең берсе, өлкән уллары Ислам – Яр Чаллы шәһәрендә Казан федераль университеты филиалында I курста, уртанчысы Айдар Исәмәт урта мәктәбенең 7 сыйныфында белем ала. Гаилә пары үз көчләре белән мәһабәт йорт салып кереп, уңганлыклары, ты-рышлыклары белән авылда үрнәклеләр. Аларга киләчәктә сабыйларын исән-сау карап үстереп, куанычларын күрергә язсын.