Общество

Район төзелүнең 80 еллык юбилеен каршылап

Изге эше дәвам итә

Кая барсам, чыкмый күңелемнән

Базы буе, гүзәл авылым.

Иген кырларында тирен түккән

Туган җирне сөйгән абыем.

Алсу таң нурлары сибелгәндә

Чыга иде иген кырына.

Һәрбер гектарында кара җирнең

Үстерде мул уңыш халкына.

Иген уңышының артуына

Гомер буе шатлык кичерде.

Иминлеген теләп илебезнең

Халкыбызга байлык үстерде.

Мул уңыш алуның төп серләрен

Яшь игенче аннан өйрәнде.

Тик бетмәде сугыш яралары,

Алар аңа тынгы бирмәде.

Тургай сайравында ишетелә

Аның ямьле, моңлы җырлары.

Авылдашлар сагынып искә ала,

Шаулый аның иген кырлары.

Бу шигыремне «Игенче» колхозында (хәзер производство участогы) гомер буе агроном булып эшләгән абыема багышлап язган идем. Ул 1988 елда мотоцикл белән йөк машинасына бәрелеп, фаҗигале һәлак булды.

Мидхәт Таҗетдин улы Таҗетдинов 1924 елда Кужбахты авылында туган. Җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, Андреевка урта мәктәбендә укып йөргән чагында көтмәгәндә немец илбасарлары илебезгә басып керде. Бөек Ватан сугышының беренче көннәрендә үк ике абыем, апамның ирен – җизнәйне фронтка озаттылар. Мәктәптә укып йөргән 17 яшьлек Мидхәтне 1941 елның ноябрендә җибәрделәр. Бүгенгедәй күз алдымда: бәләкәй генә гәүдәле абыем толып киеп, капка төбендәге печән салынган ат чанасына чыгып утырды. Аны Бүздәк станциясенә алып киттеләр. Без кул болгап, елый-елый озатып калдык. Озак та үтми, әткәйне дә хезмәт армиясенә алдылар. Гаиләдә инәкәй белән 4 кыз торып калдык.

Туганым, Ватан алдындагы бурычын үтәп, Смоленскийны, Белорусияне азат итү өчен барган каты алышларда катнаша. Хәтта ике кешегә бер мылтык белән сугышка кергән чаклары була. «Витебск янында барган канкоешта иптәшем үлгәннән соң, мылтыгын алып, бик күп немецларга аттым. «Ура!» кычкырып барганда, фашистлар чигенә башладылар. Башта кулымнан пуля үтте, ятып ата башладым, снаряд кыйпылчыклары яңгыр кебек ява, каты яраланып, аңымны югалтканмын», - дип искә ала торган иде. Сугыш кырында исән калган солдатларны эт җигелгән чана белән җыеп йөрүчеләр Мидхәт абыйны да санчастька илтеп җиткерәләр. Анда абыйны үлгән дип, киемен салдырып, тышка чыгарып куялар. Янындагы украин солдаты абыйның аңына килгәнен хәбәр иткәч, аны кертеп салалар. Ул гына да түгел, абыйда столбняк чире башлана. Бу куркыныч авыруны дәвалау өчен, авызына кашык тыгып калдыралар да, Мәскәү госпиталенә алып китәләр. Анда аны озак кына трубка аша сөт салып тукландыралар. Ун айдан артык дәваланганнан соң, хәлләнә башлый. Ике култык таягы белән  йөрерлек булгач, чыгаралар, демобилизациялиләр. Шулай култык таяклары белән авылга кайтып керде ул. Бераз сәламәтләнә төшкәч, кулыннан килгәнчә, төрле эшләрдә катнаша башлады. Укуын дәвам итү өчен Ырынбур өлкәсе, Богырыслан авыл хуҗалыгы техникумына читтән торып укырга керде. Укуын тәмамлаганнан соң, Андреевка МТСы зонасына участок агрономы итеп тәгаенләделәр. Андреевка, Яңа һәм Иске Нәдер, Тат. Мәнәвез, Базытамак, Тәҗәй, Кужбахты, Гремучий Ключ, Кызыл Йолдыз авылларында ат белән йөреп, агроном эшен башкарды. МТСлар таркалгач, Тәҗәй, Кужбахты, Гремучий Ключ, Кызыл Йолдыз авылларын берләштергән «Буденый» исемендәге колхоз агрономы вазифасын башкарды. Ху-җалыклар берчә эреләтелде, берчә таркатылды ул дәверләрдә. Соңгы елларда «Игенче» колхозы исемен алды. Эш дәверендә төрле колхоз рәисләре белән эшләргә туры килде аңа: А.Фәрвәҗев, Н.Нуретдинов, Ү.Зәйнәшев, Ф.Муллагалиев, Ф.Мәрвәров, И.Шәяхмәтов. Холык-фигыле, таләпчәнлеге, белем кимәле, кешеләргә мөнәсәбәте төрлечә булган җитәкчеләр белән килешеп тә, аерым очракларда каршылыкларга барып та, үз эшенең фанаты Мидхәт Таҗетдин улы иртә таңнан кара төнгә кадәр иген кырларында бар хезмәтне оештырып йөрде. Кемгәдер  ярарга тырышып түгел, вөҗданы кушканча эшләп, гомерен иген үстереп, югары уңыш алуга багышлады.  Нәтиҗәдә, гектардан төшем 8-10 центнердан 23-25 центнерга җитә. 30 центнер алган еллар була. Бигрәк тә орлык чәчү нормасын дөрес билгеләүне һәрдаим игътибарда тотып, хәтта чәчкечләрне үзе көйләп бирә торган була ул. Урып-җыю вакытында, ашлык югалтуларны булдырмау өчен, комбайнчылар хезмәтенә көн-төн контрольлек, механизаторларны иген үстерү серләренә төшендереп, алардан сыйфатлы эш таләп итә. Әйткәндәй, «Игенче» колхозы механизаторлары агроном Мидхәт мәктәбен үтәләр.

Гомер буена Ходай биргән һәр көнен эштә булып, бар егәрлеген, белемен иген үстерүгә багышлаган тынгысыз сугыш ветераны гаделсезлек һәм дөреслекне бозу очрагында «телсез», «күзсез» була алмый, әлбәттә. Ә андыйларны, билгеле, җитәкчеләр өнәми. «Туры әйткән туганына ярамаган», - дип бер дә юкка әйтмиләр шул. Халык ихтыяҗларыннан ераклашып, үз-үзен генә кайгыртучы кайбер рәисләр белән «терәшкән» вакытлары да булды агрономның... Гомумән, халык мәнфәгатен яклады, үзе өчен әллә ниләр өмет итмәде.

Гаиләсе өчен әткәй белән бергә һәм туганнар ярдәмендә өй төзеде. Иген кырларына гомер буе ат белән йөрде, ниндидер башка транспорт таләп итмәде. Сугыш яралары – снаряд кыйпылчыгы үзен сиздереп кенә торды...

Колхозның 1967 елдан 1971 елга кадәр иген үстерү буенча Бөтенсоюз халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә катнаша алуында агроном Мидхәт Таҗетдиновның, башка кешеләргә караганда да, хезмәте зуррак, дип әйтер идем. Күргәзмәгә матералларны да үтемле һәм яраклы итеп ел саен ул әзерләде, ә медальләре башкаларга бирелде. Андый кимсетүләр, гаделсезлекләр бихисап булды. Ләкин сугыш ветераны рух төшенкелегенә бирелмәде, чөнки хезмәтен яратып башкарды һәм аңа тугрылыклы булып калды. Иң мөһиме, киләчәктә гаделлекнең, дөреслекнең тантана итәчәгенә ышанып яшәде. Авылга, авылдашларына булган мәхәббәте сүнмәде, сүрелмәде. Җыр-моң, сагыш белән тулы күңеле әрни иде, әлбәттә. «Минзәлә», «Агыйделкәй», «Карурман», «Мәдинәм-гөлкәем», «Нурия» һ.б. җырларны аның кебек моңлы башкарган кеше булды микән?! Авыл халкы шуңа да аны яратты, сагынып искә ала. Ул мәрхүм булгач: «Иген кырлары ятим калган кебек, тургайларның да моңы беткән сыман булды», - дип сөйлиләр иде механизаторлар.

Җиңгәм Фәүзия апа белән (ул укытучы иде) дүрт бала тәрбияләп, барысына да югары белем бирделәр. Олы уллары Эдуарт– инженер, Фәрит – санитария, кече уллары Илдар – теш табибы, кызлары Нурия – укытучы. Барысы да Нефтекама шәһәрендә дус, тату гаилә булып яшиләр, үз эшләренең остазы булып танылдылар. Кужбахтыдагы әтиләренең йортын ташламыйча, бергәләп кайтып йөриләр, мәрхүмнәр рухына багышлап, Корьән укыталар. Аллага шөкер, ата-бабаның нигезен саклыйлар.

Мидхәт абый хезмәттәге уңышлары өчен күп санлы Мактау  грамотала-ры, «Социалистик ярышта җиңүче» билгеләре белән бүләкләнде. СССР Югары  Советы Президиумы указы белән «1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» медале, «Фидакарь хезмәт өчен», «Хезмәт ветераны», юбилей медальләре белән бүләкләнде.

Бөек Ватан сугышында – гади солдат, хезмәт фронтында гади агроном Мидхәт Таҗетдин улы лаеклы гомер юлы үтте, аның тормышы – яшьләр өчен фидакарь хезмәт үрнәге. Шунысы шатлыклы, ул эшләгән иген кырларында халыкны икмәк белән тәэмин итү өчен авыр, ләкин изге эш дәвам итә...

Сәрия Сәфиуллина,

мәгариф ветераны.

Югары Яркәй авылы.