Общество

Район халкы игътибарына!

Конкурс игълан ителә

Муниципаль район хакимияте карарына ярашлы, туган якны тирәнтен өйрәнү, районыбызның тарихи, мәдәниятле һәм табигый мирасларын популярлаштыру максатында «Илеш районының җиде могҗизасы» район конкурсы үткәрелә. Анда авыл советы авыл биләмәләре, физик һәм юридик шәхесләр, җәмәгать оешмалары катнаша ала. Конкурсның төп бурычлары: Илеш районы территориясендә урнашкан күренекле, тарихи-мәдәниятле урыннарны, уникаль табигый объектларны, архитектура төзелешләрен, монументаль-сәнгать һәйкәлләрен ачыклау.

Конкурс 4 этаптан торачак.

I этапта, ягъни 1 февральдан 1 мартка кадәр гаризалар кәгазь һәм электрон вариантларда Югары Яркәй авылы, Кызылармеецлар урамы, 35 адресы буенча 17, 21 кабинетларда кабул ителә яки 8(34762) 5-15-66, 5-10-18 телефоны буенча мөрәҗәгать итә аласыз.    Истәлекле, күренекле урыннар табигый объектлар, архитектура һәйкәлләре, кулдан эшләнгән, борынгы әйберләр юнәлеше буенча билгеләнәчәк.

II этап – (1 март - 30 апрель) тапшырылган материалларны эшкәртү. Ай барышында район  «Маяк» гәзитендә материаллар, «Илеш телерадиокомпаниясе» МАУда тапшырулар «Илеш районының җиде могҗизасы» дигән махсус рубрика астында дөнья күрәчәк. Шулай ук алар муниципаль район хакимиятенең рәсми сайтында урын алачак.

III этап — (1май – 1июнь) ачык тавыш бирү үткәрелә. Аны  муниципаль район хакимиятенең яки  «Маяк» гәзитенең рәсми сайтларында: www.ilesh.ru, www:ilishmayak.ru “Илеш районының җиде могҗизасы – тавыш бирү» сылтанмасына кереп, яисә 8(34762) 5-10-18 телефоны аша  бирергә мөмкин.

IV этап – (1– 15 июнь) конкурска йомгак ясалып, районыбызның җиде могҗизасы билгеләнәчәк, җиңүчеләр бүләкләнәчәк.

Өстәмә мәгълүматны Югары Яркәй авылы, Кызылар-меецлар урамы,35 адресы буенча урнашкан 17,21 кабинетларда яки 8(34762) 5-15-66, 5-10-18 телефоннары буенча муниципаль район хакимиятенең муниципаль хезмәт, мәгълүмати-аналитика һәм кадрлар эше бүлегендә белә аласыз.

Оештыру комитеты.