Общество

Актуаль темага

Бәхәсле мәсьәләгә ачыклык кертеп

Узган ел ахырында районның авыл советы авыл биләмәләрендә халык җыеннары үтте. Анда мәрхүмнәрне соңгы юлга озату мәсьәләсе дә күтәрелеп, бу җәһәттән халык тарафыннан төрле сораулар бирелде. Әйтергә кирәк,  мөселманнарда дин буенча үлгән кешене яру каралмаган, шуңа күрә бу гамәл бәхәсләр тудыра. Әлеге мәсьәләгә ачыклык кертү максатында район үзәк дәваханәсе бүлекчәсе - суд-медицина экспертиза бюросы җитәкчесе, медицина өлкәсендә 18 еллык хезмәт стажына ия Олег Газизовка мөрәҗәгать иттек. Олег Дамир улы түбәндәгеләрне сөйләде:

-Дөнья белән хушлашу, соңгы юлга озату кебек тормыш кануннары белән һәркемгә очрашырга туры килә. Бу очракта фанилыкка күчүчеләрне  күмү йоласына әзерләү, шулай ук аларның үлем сәбәбен ачыклау бурычы килеп баса. Бу җәһәттән дәваханәләрдә үлекләрне кабул итүгә, карауга, тикшерүгә һәм күмүгә әзерләүгә тәгаенләнгән махсус бина, ягъни мәетханә (морг) бар. Район үзәк дәваханәсе бүлекчәләренең берсе – суд-
медицина экспертиза бюросы да әлеге максатта үз эшчәнлеген алып бара. Биредә  ярдәмчем- санитарка Флорида Зарипова белән бергә эшлибез.

Эшчәнлеккә килгәндә,  үлемнең сәбәбен һәм тән җәрәхәтләре алу дәрәҗәсен ачыклау, шулай ук организмда алкоголь барлыгын яки  юклыгын билгеләү бурычын башкарабыз. Әлбәттә, экспертизаны хокук саклау органнары - тикшерү комитеты, полиция, суд тарафыннан чыгарылган карар нигезендә генә үткәрәбез.

Бюрога мөрәҗәгать иткәндә, шәхесне ачыклаучы документ (паспорт, хәрби билет), хокук саклау органнарыннан юнәлеш, медицина документациясе мәгълүматлары (булган очракта) булырга тиеш.

Хакларга килгәндә, мәетне (үлгән кешене) матәм йоласына, күмүгә әзерләү буен-
ча тәкъдим ителгән хезмәтләр түбәндәгечә:

1.Черү үзгәрешләре булмаган мәетне эш вакытында әзерләү – 2800 сум.

2.Черү үзгәрешләре булган мәетне эш вакытында әзерләү – 3300 сум.

3.Эш вакытыннан тыш, әлеге хезмәт 3800 сум тәшкил итә.

Мәетне фиксацияләү 1500 сум тора.

 

Бу җәһәттән Русия Федерациясе тикшерү комитетеның Башкортстан Республикасы буенча тикшерү идарәсенең Дүртөйле районара тикшерү бүлеге җитәкчесе, юстиция майоры Рөстәм Динар улы Йомагужин да үз фикерен белдерде:

-Законга ярашлы, тикшерү комитеты хезмәткәрләре - һәр мәет өчен җаваплы. Әгәр кемдер мәрхүм булган икән, без аның сәбәбен ачыкларга тиешбез. Кеше мәрхүм булу очрагына, якыннары, туганнары “02” телефоны аша полиция органнарына хәбәр итәргә бурычлы. Үз үлеме белән мәрхүм булганмы, криминаль характердамы – полиция органнарын хәбәрдар кую мотлак. Полициянең участок уполномоченные участок табибы, яисә фельдшер белән берлектә урынга чыгып, сәбәпләрен тикшерә. Тикшерүченең килүе мәҗбүри булмаса да, күмәргә рөхсәтне гамәлдәге закон нигезендә фәкать безнең хезмәткәрләр бирә.

Әгәр мәрхүм булган шәхес 80 яшьтән өлкән икән, өстәвенә, тәнендә җәрәхәтләр, бәрелгән-сугылган урыннар булмаса, табибта учетта торып, диагнозы (йөрәк, рак, шикәр диабеты һ.б.) ачыкланса, дәвалаган табиб һәм поликлиника мөдире биргән белешмә нигезендә, тикшерүче рөхсәте белән моргта ярдыру мәҗбүри түгел. Ә калган мәетләргә суд-медицина экспертизасы үткәрү, ягъни моргта яру, дөрес диагнозны ачыклау мөһим. Шуңа да район халкы әлеге мәсьәләдә ныклы игътибарлылык күрсәтсен иде. Мөселман кануннары бер мәсьәлә, әмма без Русия Федерациясендә яшибез һәм федераль закончалыкка буйсыну мәҗбүри.

Өстәп шуны җиткерәсем килә: безнең тикшерү комитеты Дүртөйле шәһәре, Зарипов урамы, 5А адресы буенча урнашкан. Телефоннар: (8-347-87) 3-00-22 (җитәкче), 3-10-92 (кабул итү бүлмәсе). Гражданнар көн саен 9.00-18.00 сәгатьләрдә кабул ителә. Шулай ук бер хезмәткәребез даими рәвештә Югары Яркәйдә, Свердлов урамы, 55 адресы буенча (Йонны авыл советы авыл биләмәсе хакимияте урнашкан бина) эшчәнлек алып бара. Үзем квартал саен районнарга гражданнарны кабул итүләргә чыгам.