Общество

Актуаль темага

Халыкны социаль яклау республика үзәге эшли башлады

2014 елның 1 гыйнварыннан Халыкны  социаль яклау республика үзәге үз эшен башлады. Район хезмәт һәм халыкны социаль яклау бүлеге һәм «Дүртөйле шәһәре һәм Илеш районы буенча субсидияләр үзәге» ДКУ районара филиалы төркеме ликвидацияләнеп, аларның эшен һәм бурычларын безнең районда Башкортстан Республикасы Дүртөйле районы һәм Дүртөйле шәһәре буенча халыкны социаль яклау республика  үзәге филиалы  дәүләт казна учреждениесенең Илеш районы  бүлеге  үтәячәк. Бу үзгәрешләр уңаеннан без  әлеге бүлекнең  начальнигы Татьяна Васильевага мөрәҗәгать иттек.

Ул түбәндәгеләрне сөйләде:

- Без 11 меңнән артык льготалы категорияле гражданнарны хезмәтләндерәбез. Ай саен уртача 800 ке-ше субсидия ала. Әйтергә кирәк, бу яңалыкның – ике структураның бергә кушылуның, социаль ярдәм чараларын тәкъдим итүгә һәм торак бинага, коммуналь хезмәтләргә түләүләргә субсидияләр бирүгә йогынтысы булмаячак. Шулай ук мөрәҗәгать итү тәртибе, кирәкле документларның исемлеге һәм социаль ярдәмгә хокуклы гражданнар категориясе дә үзгәрешсез калачак. Моңа кадәр гражданнар социаль ярдәм күрсәтү уңаеннан БР  Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгының төбәк органнарына, республи-ка субсидияләр үзәгенең яшәү урыны буенча структур бүлекчәләренә мөрәҗәгать итсә, хәзер шул ук хезмәтләрне Халыкны социаль яклау  республика үзәге филиалы бүлеге башкара. Илешлеләргә Башкортстан Республикасы Дүртөйле районы һәм Дүртөйле шәһәре буенча халыкны социаль яклау республика  үзәге филиалы  дәүләт казна учреждениесенең Илеш районы бүлегендә - Югары Яркәй авылы, Коммунистик урамы, 17 адресы  һәм 5-16-74 телефоны буенча консультацияләр алырга мөмкин. Пособие алучыларга барлык  түләүләр үзгәрешсез кала, өстәмә мөрәҗәгать итү кирәкми.