Общество

Муниципаль район хакимиятендә

Эшлекле шартларда

Үткән җомга көнне муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин, хакимият вәкилләре,  авыл советы авыл биләмәләре башлыклары, район оешма-предприятие, учреждение җитәкчеләре катнашлыгында киңәшмә үтеп, анда узган елда башкарылган эшләргә анализ ясалды, киләчәккә планнар төзелде, перспектив максатлар куелды. Аны муниципаль район Советы секретаре Игорь Никифоров алып барды.

 

Район ЗАГС бүлеге начальнигы Айгөл Хәбирова чыгыш ясап, алтын парларны котлау һәм зурлау традициясен агымдагы елда да тиешле дәрәҗәдә дәвам итәргә чакырды, бу чараның Базытамак, Карабаш, Исанбай, Исәмәт, Йонны авыл советларында яхшы оештырылуын, мәрхүмнәрне теркәү тәртибен вакытында башкару кирәклеген билгеләде. Муниципаль район хакимияте башлыгы урынбасары  Рубин Галимов Бөек Ватан сугышы ветераннары, катнашучылары һәм аларның тол хатыннарының яшәү шартларын яхшыртуга, тиешле документларны дөрес тутыруга игътибарны юнәлтте, Халыкара инвалидлар көнен үткәрүдә актив катнашкан Яркәй, Йонны, Андреевка авыл Советларын мактап үтте.  Район мәдәният бүлеге начальнигы Галинур Әлимбәков, муниципаль район хакимиятенең яшьләр сәясәте, спорт, физик культура һәм туризм буенча комитет рәисе Раил Гомәров – агымдагы елга эш планы; «Җир-кадастр бюросы» МУП начальнигы Илгиз Хәмитов авыллар арасындагы юлларны межалаудагы башкарыласы бурычлар, пай җирләре бүлү буенча үткәреләсе җыелышларның графигы белән таныштырдылар. Муниципаль район хакимиятенең муниципаль хезмәт, мәгълүмати-аналитика һәм кадрлар эше буенча бүлек начальнигы Рәмил Нуретдинов «Илеш районының җиде могҗизасы» конкурсы игълан ителүен белдерде, анда актив катнашырга чакырды. Муниципаль район Советы аппараты бүлеге начальнигы Айгөл Зарипова авыл советы авыл биләмәләренең интернет-сайтларын бар таләпләргә ярашлы итеп төзү кирәклеген искәртте, кимчелекләрне санап үтте һәм бу мәсьәләдә Базытамак авыл советы авыл биләмәсенеке иң яхшысы, дип табылды. «Илишинформцентр» ДУП директоры Рөстәм Хисаметдинов районның 80 еллыгы (31 гыйнвар, 2015 ел) уңаеннан авыл советы авыл биләмәләрендә үткәреләчәк  «Маяк» гәзите редакциясе көннәре»нең графигы белән таныштырды,  авылларның тарихын, тормышын чагылдырган күләмле материаллар басылачагын әйтте.

Җыелышны йомгаклап,  муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин каралган мәсьәләләр буенча киңәш-тәкъдимнәрен җиткерде.