Общество

Безгә язалар

Ярдәмчел җитәкче

Без, Анач авылы халкы, «Илеш МТС» җәмгыяте директоры Рәвис Зариповка зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Ул һәрвакыт халык мәнфәгатен кайгыртып яши.

Әйткәндәй, һәр елда да  халыкны җитәрлек күләмдә печән, салам һәм ашлык белән тәэмин итә. Үткән елда авылыбызга су үткәрүдә ярдәм кулын сузды. Шулай ук Яңа ел бәйрәмендә супер призга бер бозау бирде һәм лотерея уеннарын үткәрергә акча бүлде.

 Гомумән, Рәвис Газизҗан улының бар гамәле яхшылык эшләүгә юнәлтелгән. Халык хакындагы хәстәрлеге өчен җитәкчебезгә ихтирамыбызны белдереп, хезмәтендә тик уңышлар гына телибез.

Авылдашлар исеменнән Роза Лаптева. Анач авылы.