Общество

Русия Федерациясе прокуратура хезмәткәрләре көне уңаеннан

 

 Закон сагында торабыз

1995 елның 29 декабрендәге1329нчы «РФ Прокуратура хезмәткәрләре көнен билгеләү турында»гы Русия Федерациясе  Президенты Указы нигезендә  Русия Федерациясе прокуратура хезмәткәрләре көне 1996 елдан башлап билгеләп үтелә. Әмма бәйрәм тарихының башы 1722 елның 12 гыйнвары белән бәйле. Бөек Петр карары белән сенат янын-да беренче тапкыр  генерал-прокурор вазифасы расланган.

 

 

Бүген, өч йөз ел элек кебек үк, прокуратурага дәүләтне намуссыз, хокук бозучы гражданнардан, һәм гражданнарның үзләрен, аерым власть органнары һәм вазифалы шәхесләр йөзендә, гаделсез дәүләттән саклау бурычы йөкләтелгән. Ул безнең җәмгыятьтә законлылык һәм тәртип саклауның ышанычлы гаранты булып тора.

Күзәтү органнары хезмәткәрләре аеруча җентекле сайлау аша үтеп, эшкә алына. Моңа һич кенә дә га-җәпләнәсе юк, чөнки алар иңенә  һәр гражданның хокугы һәм иреге сагында тору, шулай ук дәүләтнең хокукый мәнфәгатьләрен яклау кебек зур җаваплылык төшә.

РФ Прокуратура хезмәткәрләре көне – прокурорларның үзләре өчен эшчәнлеккә нәтиҗә ясауга сәбәп булып тора. Эштә кеше факторлары яр-дәмендә сизелерлек нәтиҗәләргә ирешергә мөм-кин: кагыйдә буларак, составның аз санлы һәм эш күләменең шактый булуын исәпкә алганда, монда бик көчле юристлар хезмәт итәргә тиеш, чөнки хезмәт, торак закончалыгы, шулай ук коррупциягә, экстремизмга каршы көрәш мәсьәләләре, тикшерү ор-
ганнарының җинаять эшләрен ачыклаганда һәм мәгълүматларны караганда хокукый гамәлләре (гамәлсезлекләре) беренче урында тора, икенче урында - пенсиягә, җиргә бәйлеләре, ә калган башкаларны санап бетерерлек түгел, алар - бихисап...

2013 елда район прокуратурасы 1372 закон бозу очрагын ачыклады. 285  мөрәҗәгать кабул ителеп, шул исәптән 218 шикаять хәл ителде, прокурор 200 ке-шене шәхси кабул итте. Прокурор протестлары буенча гражданнарның конституцион, хезмәт һәм башка хокукларын кысучы 168 хокукый акт тәртипкә  китерелде. Дәүләт һәм гражданнар мәнфәгать-ләрендә судка 692 дәгъва гаризасы җибәрелеп, 3,5 млн. сумнан артык акча юл-
лап алынды. Органнарга, учреждениеләргә һәм предприятиеләргә хокук бозуларын бетерү турында 182 тәкъдим кертелде. Алар каралгач, 194 вазифалы шәхес дисциплинар җ
аваплылыкка тарттырылып, хокук бозулар бетерелде. Прокурор карары буенча 80 вазифалы шәхес, тәртип бозган өчен, административ җаваплылыкка тарттырылды. Прокурор тикшерүе нәтиҗәләре буенча 12 җинаять эше кузгатылды.

 Узган елда хокук саклау органнары тарафыннан 282 җинаять эше кузгатылып, шуның 38е - каты һәм аеруча каты  җинаятьләр буенча.

Материаллары белән җинаять эше кузгату турындагы һәр карар квалификациясенең хокукыйлыгы, нигезлелеге һәм дөреслелеге тикшерелде.Аларның 10сына җинаять эше кузгату турында карар чыгару кире кагылды. Прокуратура хезмәткәрләре тарафыннан 162 җинаять эше буенча - дәүләт гаепләве, шуның 158е гаепләү карары чы-гару белән хәл ителде.

Район прокуратурасы коллективы вакыт белән исәпләшмичә зур күләмле күзәтү эшчәнлеге башкарды. Үзебезнең һөнәр төре буенча безгә төрле вакыйгалар, кайвакыт каты конфликтлар үзәгендә булырга туры килә. Погонлыларның шәхси ныклылыгы, принципиальлеге аркасында күп нәрсә башкарыла һәм башкарылачак та. Райондагы хокук торышы безнең осталыктан, этузиазмнан һәм хокукый тәҗрибәдән тора.

Әйтергә кирәк, бүгенгесе үткәнебезгә бәйле. Бу төшенчә һәркемгә аңлашыла. Шуңа күрә ра-йон прокуратурасы хезмәткәрләре үзләренең өлкән коллегаларын һәм остазларын онытмый. Алар лаеклы ялда булуларына карамастан, әле дә хокук һәм тәртип булдыруда актив катнаша, үзләренең тәҗрибәләрен яшь состав белән уртаклаша. Бер арттырусыз әйтергә мөмкин, бу кешеләр үзләренең гомерен хокук саклауга хезмәт итүгә, авыр һәм хәвефле эшкә багышлаганнар.

Без үзебезнең ветераннарыбыз һәм пенсионерларыбыз белән горурланабыз. Д.Сөләймәнов, М.Гатауллин, В.Әхмәтов, Ф.Имамов, Ф.Шәйдуллин, Р.Мәсәлимов, Р.Нәбиев, Р.Миңнеханов үзләренең гамәлләре белән Ватанга хезмәт итү һәм патриотизм үрнәге булып тора. Прокуратураның әлеге буыны да ветераннарның эстафетасын лаеклы кабул итеп, һөнәри тридицияләрне саклар һәм арттырыр, дип ышандырасы килә.

Коллегаларымны һөнәри бәйрәмебез уңаеннан ихлас котлыйм. Аларга күңел көрлеген югалтмауларын, киләчәккә якты уй белән карауларын, авырлыклар алдында югалып калмауларын, кыюлык, тәвәкәллек, хезмәт уңышлары, шәхси тормышларында бәхет һәм гаилә иминлеге телим.

Алмаз Әхмәтов,

район прокуроры, беренче класслы юрист.