Общество

Ничек яшисең, авыл?

Буш вакытны - файдага

Районда яшьләр, балалар тормышын - күңелле, буш вакытларын файдалы итеп үткәрү максатында төрле чаралар уңышлы тормышка ашырыла. Хакимиятләрнең үзәк авылларында хоккей тартмалары ясалуы – шуңа ачык мисал.

Декабрь аеның соңгы көннәрендә Карабаш авыл советы авыл биләмәсе территориясендә яшәүчеләр дә шундый шатлык кичерде – тантаналы рәвештә шугалак ачу тантанасы оештырылды. Анда биләмә башлыгы Р.Шәңгәрәев чыгыш ясап, һәр кемне булган мөмкинлектән файдаланып, сәламәтлекләрен ныгытырга, шугалакка актив йөрергә чакырды.

Тантананың иң мавыктыргыч өлеше, Карабаш һәм Исәмәт авыллары яшьләре, укучылары арасында үткәрелгән хоккей уены булгандыр, мөгаен. Әйтергә кирәк, ул киеренке барды һәм кунаклар – исәмәтлеләр командасы җиңүе (5:3 исәбе) белән тәмамланды. Аларга авыл хакимиятенең Мактау грамотасы тапшырылды.

Таймнар арасындагы тәнәфес вакытлары да бушка узмады – үзара аралашу, самавыр артында чәй эчүләр белән үрелеп барды.

Бу хоккей тартмасын эшләүдә ярдәм иткән Карабаш урта мәктәбе директоры Рәсил Гәрәевка һәм белем учагының ир-егетләр коллективына, укучыларына зур рәхмәтлебез.

Рәлия Мәгъдәнова,

Карабаш авыл советы авыл биләмәсе хакимиятенең яшьләр эше буенча белгече.