Общество

Көн артыннан көн

Районда

*Ягулык-энергетика комплексын үстерүгә керткән өлеше өчен Илеш районы электр челтәре электромонтеры Илдар Шәйхелзада улы Шәяхмәтов Русия Фе-дерациясе Энергетика министрлыгының Почет грамотасы белән бүләкләнде.

*Югары Яркәйдәге Т.Рахманов ис. урта мәктәп базасында районыбызның барлык урта мәктәпләрендә белем алучы 11 сыйныф укучылары арасында рус теле һәм математика фәннәре буенча БДИ репетициясе узды.

*8-10 гыйнварда Уфа шәһәренең Г.Әлмөхәммәтов ис. мәктәп-интернатында татар теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадасы уздырылды. Биредә Гүзәлия Биктимирова (Базытамак урта мәктәбенең 11 сый-ныф укучысы), Алсу Исламова (Карабаш, 9 сыйныф), Юлия Янгирова (Югары Яркәйдәге Т.Рахманов ис.урта мәктәпнең 10 сыйныф укучысы) 1-3 урыннарга лаек булса, Базытамак урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Рәмилә Хуҗина иң яхшы күрсәткечләре өчен  грамотага ия булды.

*5 гыйнварда Уфа шәһәрендә өстәл теннисы буенча балалар беренчелеге узды. Биредә Югары Яркәйдәге беренче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүче 2003-2005 елгы егет һәм кызлардан Роксана Зиннәтуллина (Югары Яркәйдәге беренче гимназия), Денис Гәрәев, Богдан Холматов (дүртенче мәктәп), Арина Фазлыева (Т.Рахманов ис.урта мәктәп) катнашты.

*6-10 гыйнварда Бөре шәһәрендә 2000-2001 елгы егетләр арасында бокс буенча БР беренчелеге уздырылып, районнан Динар Сабиров (Дөмәй) икенче урын яулады.

*Яңа ел бәйрәмнәре уңаеннан авыл мәдәният йортларында һәм клубларында «Чана бәйрәме», «Яңа ел белән!» кичәсе, төрле викториналар, дискотекалар оештырылды.

«Чагыл» халык театры тарафыннан нәни тамашачылар өчен «Емеляда кунакта» әкияте сәхнәләштерелде. Спорт сөючеләр өчен чаңгы кроссы да актив үтте. Район үзәгендәге ял паркындагы шугалактан балалар өзелмәде.

М.Гәрәев ис. кинотеатрда 3D форматта кинофильмнар күрсәтелде.

*Ел башыннан район җирлегендә – Югары Череккүл, Югары Манчар, Тыпый авылларында 3 янгын чыгып, бер кеше гомере өзелде, бер шәхси йортка һәм ике каралты-курага зыян килде. Янгыннарның төп сәбәбе - электр чыбыкларының, ягу мичләренең төзексезлеге, ут белән саксыз эш итү. Хөрмәтле райондашлар! Сак булыгыз, кагыйдәләрне үтәгез, янгын чыгу очрагы булса, 01, 112 телефоннары буенча хәбәр итегез!