Общество

Актуаль темага

 Заман үзгәреш таләп итә

Соңгы елларда районыбыз зур төзелеш мәйданын хәтерләтә. Бу - Башкортстан җитәкчелегенең, муниципаль район хакимиятенең максатлы һәм эзмә-эзлекле эше. Аларның даими хәстәрлеге нәтиҗәсендә бүген моңача булмаганча торак йортлар, социаль-мәдәни объектлар төзелә һәм файдалануга тапшырыла. Бу җәһәттән муниципаль район хакимиятенең архитектура һәм тормышны тәэмин итү бүлеге начальнигы – баш архитектор Алмаз Хафизовка мөрәҗәгать иттек:

-Үткән елда бүлек тарафыннан бик күп хезмәт башкарылды. Заявкалар буенча 340 төзелешкә, 300 җир участогының шәһәр төзелеше планы, 39 объектны файдалану-га тапшыру өчен рөхсәтләр эшләнде. Социаль объектларны проектлау буенча түбәндәгеләр башкарылды: балалар бак-чаларын тәртипкә китерү максаты белән Этәй, Базытамак, Ишкар, Илеш, Груздевка, Андреевка авылларындагы биналар ре-конструкцияләнде; Иске Күктауда, Аккүздә фельдшерлык-акушерлык пунктлары; Югары Яркәйдә Матросов урамы, 38/5 адресы буенча 24 фатирлы йорт төзелде; 17721,7 кв.м. шул исәптән 16083,5 кв.м эконом-класслы торак тапшырылды; физ-культура-сәламәтләндерү комплексын төзү тәмамланды (үз эченә спорт, кече тренажер, бильярд, снаряд залларын, тренер, тамашачы урыннарын, буфет, административ биналарны ала, гомум мәйданы – 2366 кв.м); Исәмәт, Кадер, Базытамак, Этәй, Бишкурай авыл советы авыл биләмәләренең генераль планнары эшләнде.

Агымдагы елда проектлау һәм төзелеш буенча планнар билгеләнеп, ул Түбән Яркәйнең Набережная урамына һәм «Төньяк» микрорайонында газ үткәрүнең 2нче этабын проектлаштыруны, «Полевой» һәм Югары Яркәйдәге «Солнечный» микрорайоннарының территориясен планлаштыруны һәм инженерия инфра-структурасы белән тәэмин итүне; Югары Яркәйдә артезиан скважиналарын, II кү-тәрелеш насос станциясенең һәм су белән тәэмин итү системасының санитар зоналар чиген төзүне үз эченә ала.

Шулай ук яшәү шартларын яхшыртуга мохтаҗларга Югары Яркәйдәге Октябрьнең 50 еллыгы урамы буенча 24 фатирлы социаль йорт, «Көньяк» микрорайонда Набережная урамы буенча 110 урынлык балалар бакчасы төзү каралган.

Шуны да билгеләргә кирәк, узган елда Мәскәүдә Бөтенрусия күргәзмәсендә кат-нашып, республикабыз данын якладык. Анда югары нәтиҗәләргә ирешеп, «Муниципаль дәрәҗәдә авыл территориясе үсеше белән нәтиҗәле идарә итү» номинациясендә җиңеп, көмеш медаль һәм Диплом белән бүләкләндек.

Кыскасы, агымдагы елны перспектив планнар белән башладык һәм план-лаштырылган объектлар эксплуатациягә тапшырылып, район халкы файдасына хезмәт итәр, дип ышанасы килә.