Общество

Илеш делегациясе - Баймакта

75 еллык юбилеен билгеләде

Билгеле булуынча, Баймак шәһәре үзенең олпат һәм чагу бәйрәмен - 75 еллык юбилеен билгеләде. Бәхетленең шатлыгы бергә килә дигәндәй, Баймак корыч-механика заводының да 100 «яшен» бәйрәм иттеләр.

 

Баймак – бай тарихы, соклангыч табигате, файдалы казылмалары белән дан тоткан төбәк. Шул ук вакытта ул башкорт халкының күп гасырлык мәдәниятенең бишеге булып тора. Күп санлы курганнар, табылган борынгы әйберләр - төбәкнең бай мәдәни традицияләре барлыгына ишарә. Биредә һәр таш тарих турында сөйли. Башкортстанның беренче башкаласы Темәс булуы да юкка түгел.

Районга эш сәфәре белән барган БР Президенты Рөстәм Хәмитов баймаклылар адресына бик күп җылы сүзләр әйтте, аларны «көчле рух-лылар» дип атап, республиканың төрле дәрәҗә ведомстволарында тырышып эшләүләрен билгеләде.

Тау техникасы өчен запас частьләр җитештерүче Баймак корыч-механика заводы -Урал артындагы иң уңышлы эшләүче предприятиеләрнең берсе. Киләсе елдан яңа төр продукция, шул исәптән тимер юл транспорты өчен дә, җитештерүне башларга исәплиләр. Инвестиция проекты яңа 64 эш урыны булдырырга булышкан. Бүген завод-та 565 кеше эшли, уртача эш хакы 22 мең сумга җитә.

Баймак үзәк шәһәр дәваханәсе дә заманнан калышмый. Быел йогышлы авырулар корпусы файдалануга тап-шырылган, хакы 19 млн. сумга төшкән компьютер томографы алганнар. Бел-гечләре катлаулы томографта эшләү өчен әзерлек курсы үткән, бүген алар авыруларны кабул итә.

Юбилей чарасын безнең районнан муниципаль район хакимияте башлыгы И.И.Мостафин җитәкчелегендә районыбызның почетлы ветераны Фәһим Әюпов, муниципаль район хакимиятенең архитектура һәм тормышны тәэмин итү бүлеге на-чальнигы – баш архитектор Ал-маз Хафизов, муниципаль район Советы секретаре Игорь Никифоров, «Чакмагышнефть» нефть һәм газ чыгару идарәсе операторы, Баш-кортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Илшат Сибәгатуллин катнашты.