Общество

Хезмәт вакансияләре ярминкәсендә

Эшле кеше - уңышлы кеше

Гәзиттә алдан хәбәр ителгәнчә, үткән җомга көнне район үзәгендәге М.Гәрәев ис. кинотеатрда белгечләр өчен һәм эш һөнәрләре буенча гомумрайон вакансияләр ярминкәсе булды. Һәр елдагыча, муниципаль район хакимияте башлыгы И.И.Мостафин инициативасы белән эш бирүчеләрне үзләрендә булган вакантлы урыннарны тәкъдим итүгә җәлеп итү, хезмәт урыны эзләгән гражданнарга туры килгәнен табуда ярдәм итү, шулай ук яшьләргә белгечлекләре буенча һөнәр табуда практик булышлык күрсәтү максаты белән үтте ул. Әлеге ярминкәдә уку йорты тәмамлаган яшьләр район буенча хезмәт базары турында тулы мәгълүмат алды, эшсез гражданнар турыдан-туры эш бирүчеләр белән очрашты. Район мәгариф бүлеге, район үзәк дәваханәсе, район мәдәният бүлеге, «Илишинформцентр» ДУП һ.б. предприятие, оешма-учреждение вәкилләре вакантлы урыннар тәкъдим итте. «Илеш районы халкын эш белән тәэмин итү үзәге» ДКУ инспекторлары консультация бирде, һөнәри тестлар үткәрде.

 

Муниципаль район хакимияте башлыгы урынбасары Р.Н.Галимов билгеләвенчә, ярминкәдә 8 кеше тест үтте, 17 кеше юридик консультация алды, берничә кеше яңадан укырга теләк белдерде. Хакимиятнең муниципаль хезмәт, мәгълүмати-аналитика һәм кадрлар эше буенча бүлек начальнигы Р.К. Нуретдинов чыгыш ясап, яшь белгечләрнең һөнәри адаптациясе турында сөйләде. Ел саен хакимияткә 400 ләп кеше эш сорап мөрәҗәгать итә, шуларның яртысы урнаштырыла. Яшь белгечләрнең киләчәк язмышын хәстәрләгән җитәкчеләрне - «Урал», «Илеш МТС» җәмгыятьләре директорлары Р.Г.Ибраһимовны, Р.Г.Зариповны, «Үзәк МТС» ДУАХПның Илеш филиалы җитәкчесе Р.Ф.Шәмсетдиновны мактап телгә алды Рәмил Кәүсәр улы. Алар яшьләргә старт алырга мөмкинчелек бирә, уңышлы кешеләр булырга ярдәм итә. Ә уңышлы кеше – ул хезмәт урыны, йорты, гаиләсе булган кеше. «Илеш районы халкын эш белән тәэмин итү үзәге» ДКУ директоры Л.Ф.Коровкина әйтүенчә, 2013 елда 464 эшсез теркәлгән, шуларның 348 е үз урынын тапкан. Эшсезлекнең төп сәбәпләре – аз хезмәт хакы, эш стажы булмау, башка төрле һөнәри белем алырга теләмәү, кыскартулар.

Алдагы хезмәт вакансияләре ярминкәсе февраль аенда көтелә.

Алсу Басыйрова.