Общество

Коткаручылар көне уңаеннан


Алар –хәвефсезлек сагында

Батыр йөрәкле, кыю кешеләр – коткаручылар 27 декабрь көнне һөнәри бәйрәмнәрен билгеләде. Әлеге дата уңаеннан безнең хезмәткәрләребез - 122 нче янгын частенең каравыл начальнигы Әлзир Вәлиев, янгын сүндерүче Роверт Миңнеголов, водитель Айрат Насретдинов, «БР буенча федераль янгынга каршы хезмәтнең 18 отряды» ФДКУның кадрлар буенча белгече Гүзәл Газизова гадәттән тыш хәлләрне бул-дырмау һәм кисәтү, гражданлык оборонасы эшендә мактауга лаек хезмәт күрсәткән, бурычларын сыйфатлы башкарганнары өчен Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының «Маршал Василий Чуйков» истәлекле медаленә лаек булды. Бар коллегаларыбызны да һөнәри һәм Яңа ел бәйрәмнәре белән котлыйбыз, бәхет, күтәренке кәеф, эшләрендә уңышлар телибез.

Регина Мөхәммәтшина,

учреждение психологы.