Общество

Котлыйбыз!

Күптән түгел Гафури районының Красноусол шифа-ханәсендә өстәл теннисы буенча балаларга өстәмә белем бирү системасының 95 еллыгына багышланган республика ярышлары булды. Анда районыбыздан Югары Яркәйдәге беренче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең тренер-преподавателе Марат Холматов кул астында шөгыльләнүче Илеш командасы (рәсемдә - Илдар Дәүләтшин, Денис Гәрәев, Роксана Зиннәтуллина, Динара Исламова, Богдан Холматов) өченче урын яулап, кубок һәм грамотага лаек булды. Шәхси беренчелектә Роксана Зиннәтуллина (Югары Яркәйдәге беренче гимназия укучысы) икенче урынга чыгып, медаль һәм грамота белән бүләкләнде.