Общество

Республика зона семинар-киңәшмәсендә

Капиталь ремонт өчен капитал

Агымдагы елның 10 декабрендә Чакмагыш авылында БР Торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы инициативасы белән 21 районның хакимият башлыгы урынбасарлары катнашлыгында зона киңәшмәсе оештырылды. Анда 2014 елда күп фатирлы йортлардагы гомум милеккә капиталь ремонт үткәрү мәсьәләләре каралды. Киңәшмә эшендә шулай ук Торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының торак хуҗалыгы һәм хезмәтне саклау бүлеге начальнигы Николай Мартынов, «Башкортстан Республикасының төбәкара операторы» фонды коммерциягә корылмаган оешмасының генеральный директоры Борис Герасимов, аның урынбасары Ринат Гарипов катнашты.

Борис Герасимов үз чыгышында капиталь ремонт үткәрүдә яңа механизмнарны федераль дәрәҗәдә көйләү турында мәгълүмат җиткерде. Әлеге вакытта капиталь ремонт буенча төбәкара программа әзерләнеп, аны гамәлгә ашыру эше бара. Җыелган средстволар төбәкара оператор фондында туплана һәм капиталь ремонт программасы буенча гына тотынылачак. Аңа авария хәлендәге, яки сүтеләсе йортлардан тыш, чират тәртибендә һәм техник характеристикага ярашлы, барлык күп фатирлы йортлар керәчәк.

Якынча исәпләүләргә караганда, республикада киләсе ун ел эчендә барлык йортлар да ремонтның нинди дә булса бер төре буенча җәлеп ителәчәк. Эшне 2014 елның икенче яртысында башлау планлаштырыла.

Шулай ук киңәшмәдә капиталь ремонт үткәрүнең хокукый нигезләренә, техник билгеләнешкә, әлеге максатка юнәтеләчәк финанс чыгымнарына кагылышлы мәсьәләләр каралды.

Р.S. «Башкортстан Республикасының төбәкара операторы» фонды коммерциягә корылмаган оешмасы июль аенда бул-дырылып, ул Хөкүмәтнең «Күп фатирлы йортларындагы гомум мөлкәтне вакытында капиталь ремонтлауны тәэмин итүгә юнәл-телгән эшчәнлекне тормышка ашыручы коммерциягә корылмаган махсус оешма төзү турындагы» карарына ярашлы барлыкка килде.