Общество

Муниципаль район хакимиятенең балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау комиссиясендә

Яшь әнине нәрсә көтә?

Яшьлек – һәр кеше өчен иң күңелле, матур чак. Шуңа күрәдер инде, кайберәү-ләр нәрсәдер күреп һәм нәрсәдер эшләп калырга ашыга. Бу ашкынулар аларны уйланмаган ялгыш адымнар ясарга һәм туры “дистанция”дән чыгарга мәҗбүр итә. Артларына әйләнеп карагач, соң булуын һәм бернәрсә дә эшләү мөмкин түгеллеген аңлыйлар. Ни өчен яшьләр өлкәннәрчә яшәргә ашыга? Моның сәбәбе нәрсәдә? Әхлаксыз кинофильмнармы, киң мәгълүмат чараларымы, интернетмы, әллә гаиләдә тиешенчә алып барылмаган тәрбия эшеме?

Муниципаль район хакимиятенең балигъ булма-ганнар эше һәм аларның хокукларын яклау комис-сиясенә авыл советы авыл биләмәләренең берсен-нән уңышлы тормыш алып баручы бер гаиләдән 16 яшьлек кызның авырга калуы, аның ике атна инде өйгә кайтмавы һәм кайдалыгының билгесез булуы хакында участок педиатрыннан сиг-нал килде. Әлбәттә, бу эшне район полициясе үз кулына алды. Әмма әни-әтисе кызларының юкка чыгуы хакында хәтта хәбәр дә итмиләр, чөнки аның өйдән чыгып китүе беренче тапкыр гына булмый. Чынлап та, озакламый ул өенә кайта һәм Уфа шәһәрендә булуы хакында әйтә. Бу хәлдән соң кыз әнисе белән бергә комиссиягә чакырылды. 16 яшьлек үсмернең 34 атналык йөклелеге бар. Булачак баланың әтисе хакында бернәрсә дә билгеле түгел.

Статистика мәгълүмат-ларына караганда, ел саен Русиядә 50 мең балигъ булмаган кыз әни була. Аларга бу яңа бурычларын ничек үтәргә, алар ярдәмне, як-лауны кайда таба?

Әйтергә кирәк, бик си-рәк әниләр генә япь-яшь кызының йөкле булуын шат-ланып кабул итә. Күпчелек очракта, бу хакта ишетү белән, алар үзләрен агрес-сив тота, кызларын гаепли. Ә кемне гаепләргә соң?

Әйе, әлеге яки башка проблема килеп тугач, бәлки, гаеплеләрне эзләр-гә кирәктер. Кызганычка каршы, бу аның чишелешенә булышлык итми. Әгәр әни кешегә гаеплене (мәсәлән, агрессиясен күрсәтү өчен) табарга кирәк икән, ул мәсьәләнең бар ягын уйлап эш итәргә тиеш. Кагыйдә буларак, аның кызы белән аңлашып сөйләшә алмавы, үз проблемасын кызы исә-бенә хәл итәргә тырышуы баласында, иртә йөклеле-ге өчен күңелендә коткы салуга булышлык иткән, психологик уңышсызлык ки-тереп чыгаруга этәрә. Бу, берсүзсез, әни белән кыз арасында үзара аңлашу булмауга, уртак тел таба алмауга нәтиҗә. Алар – чит кешеләр, хәтта алда язып үткән мисалдагыча, бер-берсенә дошманнар, дип тә әйтеп була. Икесе дә комиссия әгъзалары ал-дында бернәрсә өчен дә кайгырмыйча, борчылмыйча, хушкүңеллелек күрсәтеп, басып тордылар. “Кызыгыз арытаба ничек яшәр соң?” дигән сорауга әни кеше: “Карарбыз”, - дип кенә җавап бирде. Чынбарлыкта исә кыз - бала гына, аңа бит белем алырга кирәк.

Проблеманы гади генә чишеп булыр кебек: бала-сын таба һәм аннан соң укуын тәмамлый. Әмма шул хакта онытырга ярамый: ба-ланы өч яшькә кадәр яхшы итеп тәрбияләргә кирәк. Сүз уңышлы гаилә турын-да барса да, бар ата-ана да яшь әнигә ярдәм итә дә алмаска мөмкин. Кызны, оныгын карау өчен алар кайда да булса эшләргә тиеш булалар. Әгәр ул уңышсыз гаиләдән, яисә ятим булса?

Яшь әниләрнең балала-рының әтиләре – монысы башка тема. Алар кемнәр? “Ассортиментын” арттыручы җенси яктан өлгер-гән егетләр. Кагыйдә бу-ларак, яше 50 дән узган ир-егетләр өйләнгән була. Иң зур проценты – үсмер яшьтәшләре. Кызның йөк-лелеге беленә башласа, әлеге Ромео янында, аны иртә әти булудан саклар-га тырышучы, әни-әтисе барлыкка килә. Бу очракта бөтен дөньяга кар-шы куелган, бар дөнья белән “хөкем ителгән” йөкле үсмернең ялгыз ка-луы хакында әйтеп тору кирәкме?

Сер түгел, күп очракта “начар кампания” белән бәйләнештә булган кыз-лар авырга кала. Аңа, гадәттә, ялгыз калганнар, гаиләсендә аңлау, яклау тапмаганнар эләгә һәм, беренчедән, кайда ту-ры килә, шунда үзенә “аңлау” эзли, икенчедән, аңсыз рәвештә кискен юлны (үз-үзенә кул салу) сайлый. Вакытын мондый компаниядә уздырган кыз үз сәламәтлеге, үз тормышы һәм аның азагы нәрсә белән тәмамланачагы хакында уйлап та бирми…

Кызганыч, яшь йөкле әниләр дөрес фикер йөр-тергә һәм логик нәтиҗәләр ясарга өйрәнмәгән. Бик яшьли авырга калу – бу фактка ачык дәлил.

РФ законы буенча кыз кеше 15 яшьтән соң әниәтисен билгелелеккә куй-мыйча, үзаллы аборт яса-тырга яисә аны сакларга мөмкин. Аборт мәсьәлә-се гади – аны яшертен дә ясарга була, ә бала туды-руга килгәндә, эш күпкә катлаулырак. Кагыйдә бу-ларак, яшь кыз әни-әтисе белән һәм алар тәрбиясендә яши. Шуның өчен иң якын кешеләренең ярдәмен-нән башка баланы саклап калу мәсьәләсен хәл итеп булмый. Кызга баласын ашатырга, киендерергә кирәк. Күп очракта ул яңа туган баласы белән әни-әтисе янында гомер итәчәк. Әгәр инде башта ук яклау тапмасалар, кызлар аборт ясата. Бу тормыш белән расланган.

Алда исемләнгән кыз-ның һәм аның табачак ба-ласының язмышы ничек хәл ителер, бу хакта төгәл генә әйтү кыен. Булачак яшь әни баласына, кайчандыр үз әнисеннән алганга ка-раганда, күбрәк җылылык, сөю, наз бүләк итәр, дип ышанабыз.

Гүзәл Александрова,

комиссиянең баш белгече.