Общество

Чараларда

Яңа сезон ачылды

Тынгысыз җәй айларында бераз җыр-моңнан тынып торган мәдәният учреж-дениеләре җиң сызганып, яңа иҗат сезонын башлап җибәрде. Әйткәндәй, узган атнада район мәдәният сарае коллективы сезон ачуга багышлап “Көзге гөлләмә” дип исемләнгән бай концерт программасы белән тамашачыларны сөендерде.

Кичәне район мәдәният сарае җырчы-сы Фәнис Яхин һәм “Фри денс” балалар эстрада төркеме (җитәкчесе -Л.Шакирова) башкаруында “Көзге бизәкләр” дип исемләнгән вокал-хореографик күренеш ачты. Тамашачыларны Айвар Миңнеголов җитәкчелегендә баянчылар квартеты, саксофонда уйнаучы БРның атказанган мәдәният хезмәткәре Флүр Латыйпов, баянда – Илназ Мөсәлләмов, гармунда – Фикус Сәетов, 86 һөнәри лицейның “Йәйгор” халык биюләре һәм район мәдәният сараеның халык фольклор музыкасы ансамбльләре (Г.Габдуллин, Л.Идрисова) һәм бию төркеме (Л.Шакирова) чыгышлары куандырды. Шулай ук яшь җырчылар Рәмис Сәйфетдинов, Илсөяр Әһадуллина, Наил Мөхәммәтҗанов, Элиза Әхмәтова, Айнур Гомәров башкаруында “Яшь тавышлар” композициясен, биюче кызлар Эльвира Миңнеголова, Ләйсән Гомәрова, Ләлә Шакирова, Юлия Гыйльманова, Гүзәл Хөснетдинова, Алина Шабаева, Дәлия Гарифуллина, Айгөл Галләмова башкаруында төрле халык биюләре тезмәсеннән торган “Көзге гөлләмә” композициясен, Исәмәт авылы мәдәният йортының балалар бию төркеме (Ю.Гыйльманова), балалар сәнгать мәктә-
бенең укытучылар җыр ансамбле (Л.Габ-дуллина) чыгышларын, Алмаз Әхмәтшин, Рәсил Ногъманов, “Язгы тамчылар” кон-
курсы лауреаты, яшь җырчы Динис Нурт-динов бүләк иткән җырларны, Фәнис Яхин һәм Ирина Вәлиева дуэтын халык яратып кабул итте һәм һәр чыгыш көчле алкышларга күмелде.

Әйе, районыбыз – талантлар һәм сәнгать сөюче халыкка бик бай. Киләчәктә дә район мәдәният сарае коллективы матур итеп оештырылган концерт программалары белән район халкын сөендереп торсын, иҗат чишмәләре беркайчан да саекмасын иде, дип телисе килә.

Гөлназ Хафизова.