Общество

Арабызда яхшы кешеләр

Авылдашыма сокланам

Ямьле табигать кочагында - ур-маннар арасында урнашкан Торачы авылында Мирзагали белән Гадәния Мөхәммәтҗановлар гаиләсендә бишенче бәби көтәләр. Ике уллары – кыз бала, ә ике кызлары малай туганын телиләр. Ниһаять, өметләнеп көткән көн килеп җитә, гаиләгә бәхет өстәп, кыз бала туа. Зөлфирә исемле кыз абыйлары һәм апалары өчен зур куаныч була. Тыныч, елмаеп кына торган кызыкай туганнарының тормышына ямь өстәп, аларның мәхәббәтен, ихтирамын үзенә җәлеп итә. Әни-әтиләре кулына эләкми дә диярлек, һәрберсе сөя, иркәли, назлый. Әмма ул иркә түгел, уңган, зирәк, акыллы, олы йөрәкле, мәрхәмәтле булып үсә.

 

Туган авылында сигезьеллык мәктәпне тәмамлагач, Исәмәт авылында тугызынчы һәм унынчы сыйныфларда укый. Тырыш кыз бары тик яхшы билгеләргә генә өлгәшеп, кулына аттестат алгач, Нефтекама шәһәрендәге бухгалтерлар мәктәбенә юнәлә. Әни-әтисенең: “Яхшы укыдың, бәлки, югары уку йортына барырсың” диюләренә каршы килеп, олыгайган көннәрендә газиз кешеләренә ярдәмче булырмын дип, тизрәк һөнәр алып, эш башларга карар итә.

Тиздән ул «Правда» колхозында бухгалтер булып хезмәт юлын башлый. Соңрак аңа баш бухгалтер вазифасын ышанып тапшыралар. Бүгенге көндә - “Илеш-Агро” җәмгыятенең “Правда” производство участогы бухгалтеры. Коллективында -алдынгылар, мак-таулылар рәтендә, шуңа күрә үзен һәрвакыт хөрмәт итәләр.

Мөлаем йөзле, сабыр холыклы кызны егетләр күреп, гашыйк була. Ләкин Зөлфирәнең күңелен аларның берсе генә - озын буйлы, шомырт күзле Дамир Актыев кына яулый ала. Ике яшь йөрәк кавышып, тиздән гаилә учагы кабызып җибәрәләр. Тиздән, бәхетләрен тулыландырып, ике кызлары дөньяга килә. Бүгенге көндә Лилияләре үзаллы тормыш корып, гомер юлдашы белән кыз үстерәләр. Әлфия Уфа шәһәрендә яши.

Сабыр төбе - сары алтын, диләр. Әйе, З.Актыева - түземле дә, тырыш та һәм бу тормышта үз урынын табып, бәхетле гомер кичерүчеләрнең берсе дә. Авылдашлары арасында ихтирам яулаган, һәркемгә ярдәмгә килергә әзер торган шәхес, дип әйтер идем үзен. Кешеләргә елмаеп кына, тыныч тавыш белән эндәшеп, күңелдә тынычлык хисе уятып, яхшылыкка омтылып һәм башкаларга үрнәк булып яши ул. Гомумән, агымдагы елда үзенең 50 яшьлек юбилеен билгеләгән авылдашым имән агачы кебек көчле рухлы, сандугач кебек моңлы күңелле, ышанычлы, тугры ханым булып кала.

Зөлфирә апа! Сиңа сокланабыз, тиңләшергә тырышабыз, синең белән горурланып, синнән үрнәк алып яшибез.

Гөлназ Кәбирова.

Этәй-Чияле-Әтәч.