Общество

Бүләкләнү уңаеннан

Гомеренең матур мизгеле

Базытамак авылы мәдә-ният йорты - төрле чаралар аша, шулай ук төбәкнең мәртәбәле кешеләре үрнә-гендә халыкны тәрбияләү, рухиятен баету учагы булып тора. Күптән түгел Д.Г.Зиннәтуллинага “Баш-кортстан Республикасының атказанган укытучысы “ исеме бирелү уңаеннан һәм аның хөрмәтенә үткәрелгән чара шуның ачык мисалы булып тора.

Дилә Гофран кызы 1960 елның җәендә Татар Мәнәвез авылында Гофран абый белән Мәрьям апа-ның дус, эшсөяр, ишле гаиләсендә дүртенче ба-ла булып дөньяга килә. Бәләкәйдән үк табигатькә гашыйк җанлы бала була ул. Әтисенә ияреп көтү көтәргә баргач, төрле күбәләкләрне күзәтеп, аларга сокланып йөри. Гомумән, бар күңеле белән табигатькә тартыла. Һәм 5 сыйныфта укыган ча-гында ул тирә-як мохиткә кагылышлы фән укытучысы булырга карар итә. Шул рәвешле, урта мәктәпне тәмамлагач, тырыш кыз укуын Бөре дәүләт педагогия инс-титутының биология-химия факультетында дәвам итә. Анда гел яхшы билгеләренә генә өләшә. 1980 елда Томск шәһәрендә химия буенча уздырылган талибларның Бөтенсоюз олимпиадасында катнаша. Гомумән, ВУЗда укыган елларында ук дүрт тапкыр “Яхшы укуы өчен” дигән билге белән бүләкләнә һәм шул дәвердә үк методик кулланма чыгаруда активлык күрсәтә.

Институтны тәмамлаган яшь педагог үзе укып чык-кан Ташкичү төп мәктәбенә биология һәм химия укытучы булып эшкә кай-та. Ә алты елдан соң Ба-зытамак урта мәктәбенә күчә. Хәзер 30 елдан артык балаларны табигатьне яратырга һәм сакларга әйдәп, биология фәненнән төпле белем, өстәвенә, аларда кешелеклелек кебек сый-фатлар тәрбияләүгә зур әһәмият бирә. Ата-аналар белән дә уртак тел табып эшли. Шуңадыр, бик күп еллардан соң да, үзе укыткан балалар аны тик ихтирам һәм җылы хисләр белән искә ала.

Безнең өчен сез тир түккәнсез,

Сез иң гүзәл кеше икәнсез, - дип чәчәк бәйләмнәре күтәреп чыктылар сәхнәгә Дилә Гофран кызын гоме-ренең матур бәйрәме бе-лән котларга ерак араларны якын итеп кайткан күпсанлы укучылары.

Педагог белемен арттыру һәм тулыландыру өчен дә вакыт таба, эзләнә, кызык-сына һәм укучыларын да иҗади эшләргә өйрәтә. Шуңа да республика, ра-йон олимпиадалары, яшь экологлар конкурслары, экологик слетлар аның укучылары катнашлыгында уза. Иң мөһиме, гел призлы урыннар алуга ирешәләр. Укучылары арасында 10 укытучы-биолог, авыл хуҗа-лыгы белгечләре, табиблар, экологлар бар.

Күп еллар Базытамак авыл советы авыл биләмәсе хакимияте янындагы хатын-кызлар советын җитәкләде актив җәмәгатьче. Яхшы эш оештыруының нәтиҗәсе шунда күренде - совет төр-
ле район, республика конкурсларында призлы урыннар алды, ә үзенең хезмәте республика хатын-кызлар оешмасының Рәхмәт хатла-ры, муниципаль район ха-кимиятенең дипломнары, Почет грамоталары белән билгеләнде.

Гаиләсе белән дә бәхетле. Тормыш иптәше Азат Риф-кать улы белән ике ул үс-тереп, олы тормыш юлына чыгардылар. Уллары – аның горурлыгы, икесе дә Башкорт дәүләт аграр университеты белгечләре. Төпчеге Азамат мәктәпне – алтын медальгә, ВУЗны кызыл дипломга тә-мамлады. Әлеге вакытта районыбызның 8598 нче башкорт бүлегенең идарә итү хокукындагы Дүртөйле саклык банкы бүлекчәсенең 8598/0507 нче универсаль өстәмә офисында (эчке структура бүлекчәсе җи-тәкчесе) эшли. Олы улы Руслан (“Смена” җәмгыяте директоры) иптәше Эльмира белән кыз һәм ул үстерәләр.

Дилә Гофран кызы – күп-кырлы талант иясе. Авылның мәдәни чараларында да теләп катнаша ул. Аның Азат Рифкать улы белән сәхнәләрдә бергә баш-карган җырлары һәркемнең күңеленә үтеп керә.

Хезмәттәшләре һәм укучылары Дилә Гофран кы-зын югары профессиона-лизмы өчен хөрмәт итә. Яшь буынны укытуда һәм тәрбияләүдә югары нәти-
җәләргә ирешкәне өчен ул БР Мәгариф министр-лыгының, муниципаль ра-йон хакимиятенең, район мәгариф бүлегенең күпсанлы Мактау грамоталары белән бүләкләнә. 1992 елда “Русия Федерациясе мәгарифе отличнигы” билгесенә лаек була. “Ел укытучысы - 2013” конкурсы җиңүчесе дә әле ул. Мәгърифәт өлкәсендәге күпьеллык эшчәнлеге юга-ры бәяләнеп - грантка, “Укытучы – мастер -2013” республика педагогик исе-менә ия булды. Ә инде укы-тучы өчен иң югары бүләк – укучыларының хөрмәте, белемгә омтылышы, намуслы һәм гадел булулары.

-Эшемне яратам, шуңа да бар көчемне егетләрнең һәм кызларның төпле белем алуына бирергә тырышам, -ди БРның атказанган укы-тучысы.

Әйе, кичәдә авылда-шы-бызның шушы үткән гомер мизгелләренә байкау яса-лып, чара матур җырлар, дәртле биюләр белән үре-леп барды. Дилә Гофран кызын бәйрәме белән кот-ларга сәхнәгә бер-бер артлы уллары, туганнары, дуслары, сыйныфташлары һәм укучылары күтәрелде. Авылдашлары исеменнән котлау бүләге итеп Әнисә Нурисламова матур җы-рын башкарды. Ә Миякә якларыннан килгән кунак егете Илшат Кәримов үзенең моңлы җырлары аша котлап, кода-
кодагыйларының, кодача-ларының изге сәламнәрен җиткерде. Шулай ук үзеш-
чәннәр Рәмилә Әбүбаки-рова, Рәвилә Акмалова, Алина Госманова, клуб эшләре методикасы бу-енча белгеч Зәмфирә Хөс-нетдинова җырлы бүләк-ләрен юлладылар. Базы-тамак урта мәктәбе дирек-
торы Илсөяр Мосаби-рованың котлаулары да хезмәттәшенә олы бүләк булды.

Дилә Гофран кызы, үз чиратында, кичәгә килгән барлык кешеләргә үзенең рәхмәтләрен әйтеп, Азат Рифкать улы белән бергә матур җырларын бүләк иттеләр.

Җыр-моңга сусаган авыл халкы көндәлек мәшә-катьләрен беразга оны-тып, рәхәтләнеп ял итте һәм кичәдән күңелле мизгелләр алып таралышты.

Фәнә Сәгабетдинова.

Базытамак авылы.