Общество

Район Пенсия фонды идарәсе хәбәр итә

Вакытында түләү мөһим

Закончалыкка ярашлы, үз эше белән мәшгуль халык рәтенә шәхси эшкуарлар, крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчеләре, адвокатлар, шәхси нотариуслар һәм шәхси практика белән шөгыльләнүче башка шәхес-ләр керә.

2013 елдан башлап әлеге халык исәбендәге страховкалаучылар өчен пенсиянең һәм медици-наның мәҗбүри страхованиесе өчен страховка взносы аерым күләмдә билгеләнде. түләү эшчәнлек фактына бәйле булмаса да, башкарыла.

2013 елда мәҗбүри пенсия страхованиесенә страховка взносының бил-геләнгән күләме 32479 сум 20 тиен тәшкил итә, шул исәптән 1967 елгы һәм аннан яшьрәк елгы үз эше белән мәшгуль халык арасыннан страховкалау-чыларныкы 7495 сум 20 тиен туры килә һәм ул хез-мәт пенсиясенең өстәмә өлешен формалаштыруга юнәлтелә. Медицина стра-хованиесенең мәҗбүри страховка взносы күләме 3185 сум 46 тиен тәшкил итә.

Крестьян-фермер ху-җалыгы җитәкчеләренә мәҗбүри пенсия һәм меди-цина стравхованиесе өчен страховка взносын үзе һәм КФХның һәр әгъзасы өчен билгеләнгән күләмдә түләргә кирәк. Моннан тыш, 2014 елның 1 мар-тына кадәр Русия Пенсия фондына тупланган һәм түләнгән страховкалар взносы буенча РСВ-2 формасы нигезендә исәп тап-шырырга кирәк.

Үз эшләре белән мәш-гуль халык вәкилләре (КФХ җитәкчеләреннән тыш) элеккечә исәпләнгән һәм түләнгән страховкалар взносы буенча (РСВ-2) исәп тапшырудан азат ителә.

2013 ел өчен страховка взносларын агымдагы ел-ның 31 декабреннән дә соңга калмыйча түләргә кирәк.

Билгеләнгән вакытка страховка взносын түләмә-гән яки тулысынча түләмәгән очракта, пеня исәпләнә.

Взносларны түләү өчен реквизитларны Пенсия Фонды идарәсеннән яки Русия Пенсия Фондының www.pfrf.ru рәсми сай-тыннан, шулай ук www. opfrrb.ru сылтанмасы аша белешергә була.

Район Пенсия фонды идарәсе, үз эше белән мәшгуль халык 2013 елга страховка взносларын вакы-тында һәм тулысынча кү-ләмдә түләп бетерер, дип ышана.