Общество

Чараларда

Предприятиегә – экскурсия

Мәктәп укучыларына һөнәр сайларга ярдәм итү максатында район мәгариф бүлеге һәм «Илеш районы халкын эш белән тәэмин итү үзәге» дәүләт казна учреждениесе тарафыннан күптән түгел «Илеш икмәге» МУПка экскурсия оештырылды. Анда Югары Яркәйдәге Т.Рахманов ис. урта мәктәп һәм Түбән Яркәйдәге лицейның 9-10 сыйныф укучылары катнашып, предприятие эшчәнлеге, камыр басучы һәм икмәк пешерүче һөнәрләре белән якыннан танышты. Шулай ук укучылар мичтән яңа чыккан камыр ашларыннан авыз итте. Аларны икмәк пешерү серләре һәм технологиясе белән предприятие технологы Айгөл Хафизова таныштырды.

Әйтергә кирәк, әлеге экскурсия мәктәп укучылары өчен фәһемле булды. Киләчәктә алар әлеге һөнәрләрне сайларлар, районда үз урыннарын табып, кирәкле гражданнар булырлар, дигән теләктә калабыз.

Гөлназ Тимерханова.