Общество

Юбиляр түрне бизәр

Хезмәте белән абруй казанды

Рәвис Газизҗан улы Зари-повны районда белмәгән кеше сирәктер. Югары максатлы, изге күңелле, таләп-чән, булдыклы җитәкче менә ничә еллар инде «Илеш МТС» җәмгыятенә җитәкчелек итә һәм предприятие ел-ның-елында югары хезмәт күрсәткечләренә ирешеп килә. Гомумән, яңа тех-нологияләргә нигезләнеп, терлекчелек тармагында да, басучылыкта да югары уңыш яулау өчен күп көч салына.

Рәвис Зарипов 1963 ел-ның 10 ноябрендә Флүсә Шәрип кызы һәм Газизҗан Гыйлемхан улы гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килә. Әнисе колхозда төрле эш башкарса, әтисе 45 ел буе механизатор булып хезмәт юлы үтә. Тырыш, уңган гаиләдә үскән Рәвис Теләкәй сигезьеллык мәктәбеннән соң, Уфа төзелеш техникумы талибы булып ки-тә. Уку йортын уңышлы тәмамлагач, армия сафла-рында хезмәт итеп, чыныгу алгач, башкаланың Октябрь районы эчке эшләр бүлегендә - кинолог, Дүртөйле кошчылык фабрика-сында инженер, директор урынбасары вазифаларын башкара. Рәвис Газизҗан улы әйтүенчә, шул елларда ул төгәллеккә, таләпчәнлек-кә, җаваплылыкка өйрә-нә, чөнки монда һәр эшне вакытында үтәргә кирәк - иртәгәгә калдырырга ярамый.

Арытаба бәхетен тик туган җирендә, дип исәпләгән егет, Югары Яркәй-дәге ит комбинатына директор урынбасары булып кайта. Принципиаль булуын, оештыру сәлә-тен күреп, аны «Октябрь» колхозы рәисе итеп билгелиләр. Тиздән Р.Зариповның хезмәт биогра-фиясендә яңа бит ачыла. Ул 2001 елдан бүгенгә кадәр «Илеш МТС» җәмгыя-тендә директор вазифасын уңышлы башкара. Әлбәттә, эшне башлап җибәрүе җиңел булмый. Һәр эшче белән уртак тел табып, олы буын кешеләренең тәкъдименә, фикеренә колак салгач, нәтиҗә дә озак көттерми - ирешкән уңышлары өчен шул ук елны республика-да МТСлар арасында бе-ренчелекне алып, Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртүче сәнәгать хезмәткәрләре көнендә дипломга ия була-лар. Гомумән, коллектив белән уртак тел таба алган, компетентлы һәм эшлекле җитәкчененең абруе арта. Җәмгыять 2004 елда 500 гектар җир алып, хәзер инде ул -7 мең гектардан ар-тык. Элек коллективта 30 хезмәткәр булса, бүгенге көндә 100 дән артык туп-ланган.

 

Үз белемеңне күтәрү өстендә дә даими эшләргә кирәк. Югыйсә, авыл хуҗалыгы тармагы яңалык-ларыннан артта калуың бар. Бу җәһәттән Рәвис Зарипов киеренке эшли. Ул читтән торып Башкорт дәүләт аграр университетының икътисад бүлеген тәмамлый. Швеция, Канада, Финляндия илләрендә, Русиянең төрле тө-бәкләрендә булып, крестьян-фермер хуҗалыкларының тәҗрибәсен өйрәнә һәм соңгы елларда җәмгыятьтә заманча технологияләр уңышлы кулланыла.

Әйткәндәй, авыл хуҗалы-гының һәр өлкәсендә ки-ләчәккә перспектива белән яшәүче һәм эшләүче «Илеш МТС» җәмгыяте рапс орлыгы җитештерүгә елдан-ел игъ-тибарны арттырып, аның мәйданнарын һәм табыш алуны да күтәрә. Бүгенге көндә бу культураның мәйданы 2000 гектарга җиткән. «Басу көне – 2013» республика семинар-киңәш-мәсендә җәмгыятьнең рапс басуы каралып, БР Президенты тарафыннан югары бәя алды. Иң мөһиме, агымдагы елда Теләкәйдә рапс-ның түбен эшкәртү цехы ачканнар. Әлегә үзләре өчен булса, киләчәктә ки-ңәйтү күзаллана. Шуны да билгеләргә кирәк, район-да беренчеләрдән булып «500 сөтчелек фермасы» республика максатлы про-граммасына кереп, Теләкәй фермасында 30 млн. сум-га якын эш башкарылган. Шунсыз мөмкин дә түгел, директор фикеренчә, кеше-ләр уңайлы шартларда эш-ләргә, рәхәт яшәргә тиеш. Шушындый күркәм сыйфатлары өчен дә авыл-дашлары хөрмәт итә аны.

Р.Зарипов ихтирамлы кешеләрнең берсе буларак, 4 тапкыр район Советы депутаты булып сайлана. Әйткәндәй, халык мәнфә-гатен яклау, кайгырту Рәвис Газизҗан улының депутат-лык бурычы булып тора.

«Башкортстанның атка-занган авыл хуҗалыгы хез-мәткәре» исемен горур йөрткән Рәвис Зарипов - булдыклы җитәкче генә түгел, үрнәкле гаилә башлыгы да. Аның тылы да - ныклы һәм ышанычлы. Тормыш иптәше Рәмзия Фәнәви кызы гаилә учагын саклаучы гына түгел, ә киңәшчесе дә, фикердәше дә булып тора. Рәмзия җәм-гыятьтә икътисадчы булып эшли. Шуңа күрә дә го-
мер юлдашын яхшы аң-лый, хәленә керә, авыр чакларда ярдәм кулын суза белә. Зариповлар ике кыз тәрбияләп үстерделәр. Олы кызлары Регина РФ Хакимияте янындагы икъ-тисад университетының Уфа филиалын уңышлы тәмамлап, салым инспек-циясендә эшли. Динар бе-лән матур гаилә корып, бер ул тәрбиялиләр. Кече кызлары Гөлнара да шул ук уку йортының соңгы кур-сында белем ала.

Р.Зарипов гади хезмәт-кәрдән алып, җитәкчегә кадәр үрләде. Ул кешеләр-гә карата итагәтьле, шул ук вакытта сүзендә дә, эшгамәлендә дә ныклык күр-сәтә. Алдынгы карашлы, кыю фикерле һәм бүгенге базар мөнәсәбәтләре шартларында хуҗалык дил-бегәсен ышанычлы тотучы Рәвис Газизҗан улы шу-шы көннәрдә алтын юбилеен билгеләде. Авылым, авылдашларым, туганна-рым, дусларым, дип янып яшәгән уңган җитәкчегә киләчәктә дә хезмәт ка-занышлары, ныклы сәла-мәтлек, гаилә бәхете юлдаш булсын.

Лира Гәрәева.